5 март көнне Кариев театрында "Микулай" моноспектакленең премьерасы булды. "Туганайлар" журналисты тамашачыларның фикерләрен белеште.
- Гомумән алганда, спектакльнең бер җитешсез җирен дә күрмәдем. Бик четерекле кеше булсам да. Бер генә нәрсә: сәхнәнең бер ягында җырлап утыручыларга, бәлки керәшенчә бормалар җырларга өйрәтеп булыр әле.
Артист Олегның сәхнәдәге уены – фантастика!
Болай уйнап буламени?! Драматург Мансур Гыйләҗев, сәхнәгә куючы режиссер Ринат Әюповның бу уртак эше – шаккаткыч. Сәнгать өлкәсендә чын рәссамнар югарылыгында куелган әсәр! Философиясе, режиссерның үзенчәлекле алымнары, артистның уйнавы, заманчалык... Барысы да фантастика!
Автор фото: Салават Камалетдинов
Нет комментариев