Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галина Григорьева: "Изгелек эшләү-изге гамәл".

Игелек кыл да суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән гыйбарәдә һәркем үз күңел бизләре белән үлчи алган кадәр хаклык бар

"Мәрхәмәтле, игелекле эшләргә ниятләп республикада старт алган "Игелекле Татарстан", " Язгы игелек атнасы " районыбызда барлык өлкәләрне диярлек колачлады.
Без дә Алан- Полян мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, бу акцияне күтәреп алып, үзенчәлекле чаралар, файдалы гамәлләр белән баеттык. Иң беренче эш итеп, үзебезнең эшләгән территорияне җыештырудан башладык. Шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарыбызга куелган һәйкәл янын чүп-чарлардан арындырдык. Чәчәкләр утырту өчен клумбалар ясадык, корыганнарын алдык. Шуннан соң эшебезне дәвам итеп, Алан- Полян авылы зиратына җирләнгән тыл батырларының каберләрен чистартып, чәчәкләр куеп кайттык. Ә инде балалар укудан кайткач, бергәләшеп һәйкәл тирәли чия һәм сирень агачлары утыртып чыктык", - дип язды Алан-Полян авылының китапханә җитәкчесе Галина Николаевна. 
Билгеле әле эшләр моның белән генә тәмамланмый, дәвам итә, чөнки тиздән Бөек Җиңүнең 77еллыгы бәйрәм ителә. Шуңа әзерлек эшләре бара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев