Галим Николай Морозов үзенең эшчәнлеген су ресурсларын өйрәнүгә багышлаган
Николай Морозовның нәселе керәшен авылы Тәмтедән.
– Николай Васильевич, сез үзегезнең фәнни эшчәнлегегезне 1968 елда ук башлагансыз. Аның төп юнәлешләре нинди?
– Мин бөтен гомеремне суны фәнни яктан өйрәнүгә багышладым. Су экологиясе, су биотехнологиясе. Су – ул тереклек чыганагы, аннан башка яшәп булмый. Кыскача әйткәндә, минем тикшеренүләремнең юнәлеше – су ресурсларын комплекслы файдалану һәм саклау. Төгәлрәк әйтсәк, 140тан артык фәнни хезмәтем, шул исәптән өч монография һәм кече елгаларны терлекчелек калдыклары белән пычранудан саклау буенча киңәшләрем басылып чыкты. Агынты суларны тирәнтен чистартуның биоинженер ысуллары, сусаклагычларны пычранудан саклауның биотехнологик схемасы эшләнгән. Барысының да нигезендә югары төзелешле үсемлекләр һәм микроорганизмнар эшчәнлеге хисабына суларның үз-үзен чистарту процессын тикшерүем ята. Әгәр аларны дөрес сайласаң, теләсә нинди җитештерүчәнлектәге чистарту корылмалары төзергә мөмкин.
– Питрәч районы елгаларын тикшерү нәрсәдән гыйбарәт иде?
– Без суның сыйфаты формалашу факторларын биш ел дәвамында тикшердек, һәм тикшерүләр күптән булса да, без елгаларның фундаменталь характеристикаларын ачыкладык, алар вакыт узу белән үзгәрми. Күзәтүләр күрсәткәнчә, Сулица, Норма һәм Үшнә елгалары суларында, язын, ташу чорында, суда чыгарыла торган минераль кушылмалар һәм органик матдәләр күләме берничә тапкырга арта. Мәсәлән, фосфорны – 1,5-2 тапкырга, ә азотны - 9 тапкырга. Бу чорда максималь күрсәткечләр сульфатлар, хлор, гидрокарбонат-ионнар, тимер һәм башкалар өчен хас. Өстәвенә, ачык соры, соры урман, кәсле-көлсу һәм көлсу туфраклардан ашлама белән кертелгән азотның 30 проценты гына, ә кара туфраклардан бары тик 1,5-1,7 проценты гына юыла. Ачыкланганча, авыл хуҗалыгы су җыйгычларында кулланыла торган агулы химикатларның – пестицидларның өчтән бере һәм аннан артыгы аларны туплау урыннарында кала; яртысы диярлек атмосферага китә, 4-20 проценты үсемлекләр тарафыннан йотыла, 1-5 проценты өске суларга керә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы җирләреннән агынтыларны микрофитлар – гади күз белән күренми торган микроскопик суүсемнәр кулланып чистарту буенча киңәшләр бирелде.
– Хәзер сез нәрсә белән мәшгуль?
– Лаеклы ялда булсам да, миңа инде 84 яшь, миңа мөрәҗәгать итәләр, минем фикеремә колак салалар. Кайвакыт үзем актуаль мәсьәләләр буенча инициативалар белән чыгыш ясыйм. Мәсәлән, мин Кырым Республикасы өчен су белән тәэмин итү проблемасы буенча тәкъдим ясадым. Кырым су белән аз тәэмин ителгән, Украина белән хәл начарлангач, хәл аеруча кискенләште. Мин Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен тәкъдим әзерләдем, ә аның аша Кырым губернаторына. Лиманнардан су алырга, тозсызландырырга һәм сәнәгать җитештерүенә бирергә тәкъдим иттем. Агынты суларны чистартырга һәм файдалану өчен кире кайтарырга һәм шулай итеп аграр сектор өчен ресурсларны тулыландырырга. Шулай ук туфрак эрозиясе, табигый мохитне яхшырту мәсьәләләрен карадым.
– Аерым муниципаль район шартларында сезнең нинди эшләнмәләрегезне кулланырга мөмкин?
– Теләсә кайсысын диярлек. Мәсәлән, мин нефть, промышленность, терлекчелек һәм көнкүреш агынтыларын идарә белән юк итү өчен бактериаль препаратлар уйлап таптым. Препаратлар – ул микроорганизмнар консорциумнары. Порошок чыгарыла, сиптерелә – һәм шуның белән шул, бу пычраклык юкка чыга. Бүген дүрт әзер консорциум бар: берсе 8 төр микроорганизмнан, икенчесе 10, 3 һәм 5 төрдән тора. Аларны җитештерүне һәм куллануны оештыру зур хезмәт сорамый.
– Николай Васильевич, үзегезнең тамырларыгыз һәм фәнгә юлыгыз турында сөйләгез әле?
– Безнең нәсел керәшен авылы Тәмтедән, крестьян гаиләсеннән, әти ягыннан бабай атаклы тегүче булган. Әти армиядә хезмәт иткәннән соң Кавказда нефтьче була, ләкин кире кайта һәм агроном була. Сугышкан, Ленинградны саклаган, яраланган һәм 1947 елда үлгән. Үләр алдыннан әнигә: “Балаларны укыт! Аларга белем бир!” – дип әйтеп калдырган. Әни аның бу нәсихәтен үтәде. Әни ягыннан безнең туганнарыбыз белемле – руханилар да, революционерлар да, мәктәп директорлары да бар иде.
Мин армиягә чаклы ташчы булып эшләдем, яңа гына барлыкка килгән ракета гаскәрләрендә срочный хезмәт вакытында офицер дәрәҗәсенә ирештем, Академиягә керергә уйладым, ләкин әниемә якынрак булу өчен Казан университетына биохимия һәм микробиология кафедрасына кердем. Параллель рәвештә фәннәр академиясенә лаборант булып урнаштым һәм, укыган вакытта, инженер, өлкән инженер-конструктор, кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире стадияләрен үттем.
1972 елда “Табигый суларны нефтьтән һәм нефть продуктларыннан бактериаль үз чистартуда югары су үсемлекләренең роле” темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Казан химия-технология институтының төп органик синтез технологиясе кафедрасында эшли. Бу – атаклы профессор Камай кафедрасы. 1987 елда Казан педагогика институтының “Биотехнология” лабораториясен җитәкли. 2002 елда ботаника һәм экологик биотехнология кафедрасы мөдире итеп сайлана. 2003 елда “Җир өсте суларының сыйфатын җайга салу һәм идарә итүнең экологик-биотехнологик юллары” темасына докторлык диссертациясе яклый.
– Балалар сезнең фәнни эшчәнлегегезне дәвам иттеләрме?
– Олы улыбыз Владилен химик булу өчен бөтен белешмәләргә ия иде, КДУның химия факультетын, аспирантураны тәмамлады, ләкин Ельцин елларында фән кирәк булмады, һәм ул бизнес юлыннан китте – аның төзелеш конструкцияләре җитештерү буенча предприятиесе бар. Икенче улым Олег – музыкант, пианист, вокалист, күп кенә халыкара конкурслар лауреаты, Голландиядә яши, зур һәм кече хорлар белән җитәкчелек итә, укыта, музыка өлкәсендә белгечләр әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев