Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, яшенле яңгыр булганда, кагыйдәләр турында искәртә

Бүген кичке алтыдан соң Татарстанда яшен һәм көчле яңгыр көтелә

 Татарстанда бүген яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республика Гидрометүзәккә сылтма белән хәбәр иттеләр.

Бүген кичке алтыдан соң Татарстан буенча һәм Казанда яшен һәм көчле яңгыр көтелә. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге 20 м/с булачак.

Һава торышы бозылганда, урамда калсагыз, электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан, витриналардан ераграк булырга тырышыгыз. Җил көчәйгәндә подъездга яки подвалга качып тору хәерле. Боз яуганда, урамга чыгарга киңәш ителми. Урамда калсагыз, ышыкланыр җир табыгыз, һич югы башыгызны боздан кием йә сумкагыз белән булса да каплагыз, дип кисәтә коткаручылар.

Әгәр автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, туктап бинага керү мөмкинлеген карарга кирәк.

Фото: moskva.glavny.tv

"Татар-Информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев