Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фәрит Мөхәммәтшин: Питрау бәйрәме – керәшен этносының визит карточкасы

Кичә Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кичә Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында узган XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә “Питрау бәйрәмен керәшен этносының визит карточкасы дип санарга мөмкин”, - диде.

“Петр көнен бәйрәм итүне керәшен этносының визит карточкасы дип санарга мөмкин. Элек-электән 12 июльдә – изге Петр һәм Павел истәлеге көнендә билгеләп үтелә торган бәйрәм гамәли мәгънәгә ия йолалар белән үрелеп барды: пост ахыры, үләннәр җыю һәм печән чабу, әйлән-бәйлән уйнаулар һәм димләү, күңел ачу чаралары һәм ярышлар. Җәй уртасындагы бу сынамышлар күп милләт вәкилләренә билгеле”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, әлеге сынамышларга һәркем “безнең халыкның уникаль рухын тәшкил иткән эчтәлекне, милли-мәдәни һәм дини үзенчәлекләрне сакларга мөмкинлек бирә торган гадәти булмаган гореф-гадәтләр һәм традицияләрне кертә”. “Буыннар күчүчәнлеге, үзара аңлашу һәм рухи бердәмлек, кунакчыллык һәм ачык йөзлелек: җәйге бәйрәмнәрнең бу теле барысына да аңлаешлы. Күпмилләтле җәмгыятьтә шулай булырга тиеш тә”, - диде ул.

“Без гасырлар буе бергә яшәдек, бәйрәмнәребез күптән уртак, чын-чынлап интернациональга әйләнде. Республикада Петр көнен оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә: район башлыгы Анатолий Ивановка, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Иван Егоровка һәм аның кардәшләренә рәхмәт”, - дип белдерде Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, нәкъ 20 ел элек аларның тырышлыгы белән шундый зур бәйрәм барлыкка килгән. “Мондый искиткеч чараны үткәрүдә катнашканнарга да зур рәхмәт”, - диде.

“Мин республика халыкларының милли бәйрәмнәренә һәрвакыт җылы хисләр белән киләм, аларның колоритына һәм аерым күңел күтәренкелегенә сокланам. Бүгенге Питрау да шундый. Питрау – Җөри авылы янындагы мәйданда быел егерменче тапкыр керәшеннәрне һәм бөтен республика һәм күрше төбәкләрдән кунакларны җыя торган бәйрәм. Татарстан җитәкчелеге, республика Халыклары ассамблеясе һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлыйм”, - диде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын җиткерде һәм Төркия, Иран, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Удмуртия, Оренбург, Самара, Чиләбе өлкәләреннән һәм башка күп кенә төбәкләрдән килгән күпчелек кунакларны сәламләде.

Динә Йосыпова, "Татар-информ"

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев