Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фотоларда - сугыш хатирәсе

Мамадыш районы Усали авылы урта мәктәбендә Лидия Пасыева җитәкчелегендә оештырылган "Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәгендә "Фотоларда - сугыш хатирәсе" дигән темага тупланган материалларның чираттагысын тәкъдим итәбез. Утлар, сулар кичкән сугыш ветераннарының берсе - минем карт бабам Биктяшев Алексей Данилович. Ул 1919 нчы елда Владимирда туа. Әнисе аңа 6 ай булганда...

Мамадыш районы Усали авылы урта мәктәбендә Лидия Пасыева җитәкчелегендә оештырылган "Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәгендә "Фотоларда - сугыш хатирәсе" дигән темага тупланган материалларның чираттагысын тәкъдим итәбез.

Утлар, сулар кичкән сугыш ветераннарының берсе - минем карт бабам Биктяшев Алексей Данилович. Ул 1919 нчы елда Владимирда туа. Әнисе аңа 6 ай булганда үлеп китә. Аны үги ана үстерә. 1939нчы елда бабамны армиягә алалар. Инде өйгә кайтам дигәндә генә Бөек Ватан сугышы башлана. Бабам авылга кайтырга өлгерми кала, Мәскәү астындагы канкойгыч сугышларга җибәрәләр.

Хатлары бик сирәк килә. 1944нче елда үлгән дигән хәбәр алалар. Үлгән кеше өчен эшләнә торган барлык йолаларны да уздыралар. Ләкин бабам, каты яраланып, госпитальгә эләккән була. Авыр яралары кулында, аягында гомерлек куркыныч эзләр калдыра.

Сугышның ахырына кадәр ут эчендә йөргән бабам Германия җирләренә кадәр барып җитә. Инде сугыш ахырына якынлашканда, немец җирендә бабам пленга эләгә. Сугыш бетеп, 2-3 ел вакыт узгач кына, туган нигезенә кайтып җитә ул. Ишектән хәлләр белешеп килеп кергән улын күреп, ана кеше аңын җуеп егыла. Кечкенәдән тәрбияләп үстергән ана кешегә барыбер үз улы кебек якын була шул ул.

1947нче елда Алексей бабам, гаилә корып, Албайда яши башлый. Башта Советлар Союзы Герое М.К.Москвиннар пуҗымында торалар, аннан җир алып, үз нигезләрен булдыралар. Карт бабам 70 яшькә кадәр яши.

Янина БИКТЯШЕВА,
10нчы класс укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев