Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фотоларда керәшен тарихы – 1953-1954 елларда Монай авылында төшерелгән фото

Кадерле укучыларыбыз! Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз

Бу фото Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерүче Анна һәм Аркадий Николаевларның гаилә альбомында саклана. Ул 1953-1954 елларда хәзерге Менделеевск районының Монай авылында төшерелгән. Фотода: Бөек Ватан сугышында рота командиры булган Матвей Сазонов (уртада), аның бер ягында – хатыны Акулина, икенче ягында – кызы Лидия һәм улы Василий, ә артта басып торучылар: улы Николай һәм туганының кыз Мария. Николай Матвеевич бар гомерен мәгарифкә багышлаган – Түбән Кама шәһәренең 1нче мәктәбендә химия укыткан. Лидия Матвеевна да, абыйсы шикелле үк, лаеклы ялга чыкканчы Түбән Кама шәһәрендә балаларга белем биргән.

Кадерле укучыларыбыз! Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз. Бәлки, сезнең гаилә архивларында да шушындый этнографик һәм тарихи фотолар бардыр. Кешеләр фотолары гына түгел, авыл, иман йортлары һәм башкалар төшерелгәннәре дә бардыр.. Фотоларны редакциябезгә җибәрсәгез, газетада басытырырбыз, сайтыбызга, социаль челтәрләрдәге группаларыбызга урнаштырырбыз. Фотоларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасына, 89172509795, 89172803499 номерларына (Ватсап аша) җибәрегез.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев