Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фотоларда – керәшен тарихы

Бу фотодагы биюче — керәшен кызы Валентина.

Совет чорының әле керәшен культурасы турында авыз ачарга да ярамаган елларында, Алабуга мәдәният-агарту училищесында укучы Түбән Кама ягы кызы Валентина әбисе сандыгыннан тапкан элекке киемнәрне киеп, керәшенчә бии. Сәхнәдәге шул биюе, милли киемнәре белән ул, костюмнар тарихы фәнен укытучы педагог каршында керәшеннәр барлыгын раслый. Ә барысы да Валентинаның керәшен милли киеме эскизын ясап китерүеннән башлана. Укытучы эскизга карый да: «Бу кайсы халык киеме», — дип сорый. Валентина: «Безнең керәшеннәрнеке», — ди. «Андый халык юк», — ди укытучы кәгазьдәге эскизны аркылы-торкылы сыза һәм «2»ле куя. Әмма кыз укытучы белән килешми. Җаен туры китереп, керәшен биюен биеп күрсәтә: «Биюе дә, киемнәре дә булгач, ничек инде ул керәшен дигән халык булмасын?!»... 

Хәзер инде керәшен милли сәхнә киемнәре дә затлырак, озак еллар дәвамында Түбән Камадагы «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе булган Валентина Тупаева үзе дә инде дөньяда юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев