Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фольклорчы галим Геннадий Макаров: Мәдәният ул акча кебек, аны конвертацияләргә мөмкин

Татар галиме, фольклор белгече Геннадий Макаров татар сәнгатен конвертацияли башларга тәкъдим итә. "Мәдәният ул акча кебек. Акчаны башка акчага күчергән кебек, сәнгатьне, мәдәни байлыгыбызны да башка телгә күчерә, аны шулай югалтудан саклап кала алабыз", - дип үз фикерләрен җиткерде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Әйтик, татар теле урынына инглиз, испан телен кулланырга мөмкинбез, ә мәдәният һәм сәнгать кала, җыр кала, көй кала, - ди ул. - Бервакыт испан фламенкосын тыңлыйм. Өздереп уйныйлар, өздереп җырлыйлар. Сүзләрен аңлап утырам. Игътибар белән тыңлыйм - төрекчә җырлыйлар".

"Без әдәби әсәрләребезне, тел белән бәйле бөтен мирасыбызны башка телгә күчерә алабыз. Рус теленә булсынмы, инглизгәме... Чөнки хәзер татарның 80 проценты рус телендә фикерли һәм сөйләшә, ә үзенең татар булып каласы килә, - дип дәвам итә галим. - Бу билгеле иң яхшы чара түгел. Әмма ни булса да, исән калдыру чарасы. Урыслар әйтмешли, батып баручының саламга ябышуы инде бу".

Галим "Еврей моделен" мисал итеп китерә: "Яһүд инглиз телендә сөйләшсә дә - яһүд, француз телендә сөйләшсә дә - яһүд. Бохараның фарсы телендә сөйләшкән яһүдләре дә - барыбер яһүд. Дөнья барышын үзгәртеп булмый. Бүген бездә болай булса, иртәгә бүтән җирләрдә дә шулай була, - ди ул. - Монда безгә буйсынмый торган кануннар бар. Тел югалту - фаҗига, әмма үлем дигән сүз түгел".

Геннадий Макаров бу куркынычның бөтен халыкларга янавын, казахларның балалары белән русча сөйләшүен, Төркиянең немецлашу мөмкинлеген, Прибалт халкының инглиз теленә күчә баруын, русларның да тел мәсьәләсендә хәлләре бик үк яхшы түгеллеген искәртә.

Мәгълүмат өчен: конвертацияләү - ул валютаның акча базарларында башка валюталарга һәм кабат үз дәүләте акчасына ирекле алмаштырыла алу сәләте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев