Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фольклорчы Геннадий Макаров: Һәр төбәкнең үз теле, үз кыйммәте, милли киемнәре бар

Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәгенең фолькор-этник экспедициясе Кукмара керәшеннәре турында туплаган мәгълүматлар белән уртаклашты

Узган елның августында Казанның Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге хезмәткәрләре, районыбызның Югары һәм Кече Чура, Поршур, Пчеловод, Үрәсбаш, Танькино, Югары Китәк авылларында яшәүче керәшеннәр белән очрашып, аларның фольклорын, милли үзенчәлекләрен, этник сәнгатен өйрәнгән иде. Шушы көннәрдә экспедициядә катнашучылар Югары Чура авылына килде һәм мәдәният йортында узган очрашуда үзләре туплаган мәгълүматлар белән уртаклашты. 

«Һәр төбәкнең үз теле, үз кыйммәте, милли киемнәре бар. Экспедиция вакытында без дә Кукмара керәшеннәре турында мәгълүматлар җыеп, фән кыйммәтлекләрен яшьләргә, халыкка җиткерүне үзебезгә бурыч итеп алдык. Авылларда йөргәндә үземнең моннан 40 ел элек бирегә килгән чакларны искә төшердем. Ул чагында җырлау сәнгате, стиле, көйләр башкача иде. Хәзер исә күпчелек элеккеге түгел, ә әти-әнисеннән отып калган көйләрне генә башкара. Әйе, буыннар алмашына. Әмма борынгы көйләрне дә белү, саклау мөһим», - диде фольклорчы, галим Геннадий Макаров. 

Очрашу барышында керәшеннәрнең милли киемнәре турында да шактый күп мәгълүмат алдык. Мәдәни үзәкнең үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе, керамика буенча рәссам Элина Якупованы районыбыз үзенең кунакчыллыгы, тырышлыгы, тыйнаклыгы белән таң калдырган. 

«Экспедиция вакытында телдән материаллар, фото, аудио һәм видеоязмалар шактый күп тупланды, этник мәдәниятнең төрләре өйрәнелде. Сәфәрдән бик канәгать калдым», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Элина. 

Иҗат жанрлары буенча белгеч Марина Казакова яздырып алынган кунак, туй җырларының, борынгы көйләрнең киләчәктә фәнни яктан өйрәнелүе турында сөйләде. Ә инде якташыбыз, Поршур авылы егете, «Бәрәкәт» керәшен яшьләр оешмасы җитәкчесе Алексей Дмитриев оешма эшчәнлегенә тукталды, укучыларны «Айбагыр» этнолагеренә чакырды, киләчәктә районда да керәшен яшьләре оешмасы булдырырга теләү планы булуын белдерде.

Алсу Сәләхетдинова, «Хезмәт даны»

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев