Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фермерлар Харитоновлар терлекчелектә ун елдан артык

КФХ башлыгы билгеләвенчә, хуҗалыкта 300 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 130ы – савым сыерлар

КФХ башлыгы билгеләвенчә, хуҗалыкта 300 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 130ы – савым сыерлар.

– 2013 елда откан грант средстволарына 100 баш сыерга ферма төзедек, 2019 елда кабат грант иясе булдык, ике йөз башка бинаны куллануга тапшырдык, – дип сөйли Георгий Харитонов.

Заманча бинада чиста, уңайлы. Сыер саву автоматлаштырылган, операторлар Светлана Михеева һәм Светлана Александрова үзләренең бурычларын намус белән башкаралар. Савылган сөт суыткыч җайланмасына озатыла.

– Сату белән проблема юк, – дип сүзгә кушыла Раушания Шәрифҗановна, – Яр Чаллының эшкәртү предприятиесе белән килешү төзелгән, алар үзләре килеп безнең продукцияне алып китәләр.

Иртәнге савымнан соң, һава торышы уңай торганда, терлекләрне көтүлеккә чыгаралар. Алар анда Рамил Габдуллинның ныклы сагы астында.
– Фермерлык – җаваплы, җиңел булмаган хезмәт, ләкин без аны сайлаганга үкенмибез. Бу безнең тормыш һәм безнең язмыш, – диләр Харитоновлар.

Менделеевск Яңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев