Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фельдшер түгел – “брач” ул

Мин үзем Түбән Кама шәһәрендә яшим. Җәйләремне Мамадыш районы Албай авылында үткәрәм. Бер яктан, безне - кайтып йөрүче шәһәр кешеләрен карау авыл фельдшеры вазифасына керми дә торгандыр. Ә менә Тамара Петровна авыруларны алай авылныкылар, шәһәрнекеләр, дип, төркемнәргә бүлми. Ярдәм сорап киләләр икән - димәк, барысы да аныкылар

Аның мәрхәмәтлелеге турында тирә-якта да белмәгән кеше юк. Авылда хәбәр тиз таралучан бит. Хәтерлим әле, Кибәч урманы леснигы Җәүдәт исемле кешене елан чаккач, үзләрендәге Кыерлы больницасына түгел, Тамара янына китергәннәр. Инде тәнендә җан әсәре беленмәгән булган. 3-4 сәгать азаплана торгач, тәки җан керткән бит фельдшер. Тамара Петровна кебек профессионал юк, мине кабаттан тергезде, дип әйтә ди, Җәүдәт.

Еракка барасы түгел, үземнең дә кече улымны Тамара коткарып калды. Аны да елан чаккан иде. Теге дөньядан тартып чыгарды, дияргә була. Үзе генә түгел, күп вакытта авыруларга ире Иван Петрович белән бергәләп ярдәм итәләр. Иван үзе уколлар әзерләп тора, участок больницасына илтергә кирәк булса, транспорты белән ярдәм итә. Мең рәхмәт үзләренә.

Шулай берчакны күршебез Полина Ивановнаны корт чаккан. Теле шешеп, тын юлын каплаган. Шундый критический хәлдән һаман да шул - авыл "брачы" Тамара Петровна коткарган.

Ул үзе Теплое Болото авылында яши. Безнең пунктка үз машинасында килә. 20 еллап мотоциклда йөрде. Аның өчен көн дә, төн дә юк - ярдәм кирәк икән, теләсә кайсы вакытта аяк өстендә. "Тормышлары кыл өстендәге авыруларны китергәндә, мине күргәч: "Уф, Аллага шөкер, килеп өлгердек," - диләр, әйтерсең, мин тылсым иясе, минем капка төбенә килеп җиткән кеше, имештер, инде исән кала, мин дә тылсымчы түгел, алып калып булмаган чаклар да була",- дип, уфтанып сөйли Тамара Петровна, авыруны коткарып булмаган очраклар турында.

Тамараның эш стажы - 33 ел. Гел бер урында хезмәт иткән. Кайчандыр, пунктта 3 кеше эшләсә, хәзер инде ул берүзе генә. Үзе җыештыручы да, медсестра да, фельдшер да. Дүрт авылның авыруларына, аның өстенә, авылга кайтып йөрүчеләргә дә хезмәт итә. Медпунктка күптәннән ремонт кирәк. Акшарлаган өлешләре коелып тора. Җитмәсә, авыруларны кабул итә торган бүлмә бик салкын. Республикада медпунктлар төзү буенча Президент программасы эшли. Эх, безнең авылга да шундый бер пункт салып куйсалар! Безнең Тамара андый гына бүләккә әллә кайчан лаек, югыйсә. Хәер, әле, оптимизация, дип, эшләп торган пунктларны да кыскартмагайлары. Авылда андый сүзләр дә йөри. Алай булса, мондый гаделсезлеккә ничек түзәрсең? Тамарабызга, исән-сау гына, үз эшен яңа биналарда дәвам итәргә язсын иде.

Елена Домолазова,

Түбән Кама шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев