Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федотовкадан Андрей Григорьев табиб булды

Лениногорск районының Федотовка авылы егете Андрей Григорьев табиб белгечлеген алды.

Андрей Александрович мәктәпне уңышлы гына тәмамлаганнан соң, Әлмәт медицина колледждында укый(фельдшер). Аннан Лениногорск шәһәрендә ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли башлый. Шул ук вакытта Ульяновск Дәүләт университетына укырга керә. Анда ул медицина факультетының «Педиатрия» бүлегендә белем ала. Аның балачактан ук табиб булу хыялы көчле була һәм ул үз максатына иреште.

Тырыш, белемле, тынгысыз табиблар җәмгыятебезгә бик кирәк. Табиб һөнәре – бик җаваплы һәм авыр хезмәт.

Андрей Григорьев:

«Әйе, балачактан ук табиб булырга хыялландым. Ләкин табиб булу өчен, теләк кенә җитми, ә тырышып, яхшы билгеләргә генә укырга да кирәк.  Мин кешеләрне дарулар белән генә түгел, ә йомшак сүзем, шифалы кулларым белән дә дәваларга тырышачакмын. Авыруларның хәлләрен җиңеләйтү, аларны дәвалау бик мактаулы, гадел, кирәкле хезмәт дип саныйм. Кешеләрне сәламәтләндереп шатландырасым килә минем», – диде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев