Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федотовка авылында «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясен күрсәттеләр

Лениногорск районының Федотовка авылы мәдәният йортында Юлтимер авылы үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясен тәкъдим иттеләр.

Әлеге спектакльнең режиссеры – Юлтимер клубының сәнгать җитәкчесе. Бу  Гөлчәчәк Анисимованың беренче иҗат җимеше.

«Күптәннән шушы спектакльне — «Гөргөри кияүләрен» куясым килде. Спектакль уңышлы гына килеп чыкты. Артистлар да табылды. Авыл башлыгы Альбина Петровнага да рәхмәт. Һәрвакыт көч-дәрт биреп торды, үзе дә катнашты. «Безнең әтиләр дә элек театр күрсәткәннәр, бу бит тормышның бер өлеше“ дип, гел рухландырып торды», — ди Гөлчәчәк Анисимова.

Федотовка мәдәният йортына тамашачылар күп җыелган. Керәшен фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле комедияне яратып кабул иткәннәр. Артистларның уйнавы күңелләренә хуш килгән.

Фотолар Федотовка мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев