Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федотовка авылында Питрау бәйрәме гөрләде

12 - июль - Питрау Лениногорск районы Федотовка авылында иң яраткан бәйрәмнәрдән санала. Бу - җәйнең иң матур вакыты: чәчәк җыю, себерке, печән әзерләү эшләре башкарыла торган чак. Питрау сынамышлары да бик мәгънәле. Мәсәлән, "Питрау көн кояшлы булса, тагын ике атна шулай булыр", "Питрауда җыйган чәчәк кырык төрле чиргә дәва",...

Федотовкада Питрау бәйрәмен мәдәният йортында үткәрү традициягә кергән. Быел да бу бәйрәм бик матур үтте: уен-көлке, җыр-бию, гармун тавышыннан клуб тирәсе гөр килеп торды. Алдагы көнне Людмила Афанасьева гаиләсе һәм яшьләр белән урманнан төрле-төрле хуш исле чәчәкләр, яшь каен ботаклары алып кайтып, бәйрәм үтә торган залны бизәделәр.

Мәдәният йорты директоры, ветераннар Советы, кунаклар авылдашларын бәйрәм белән котлады. Аннан соң төрле ярышлар башланды. Күзне бәйләп, бауга эленгән сувенирларны кисү һәм башка уеннар белән мәйдан гөрләп торды.

Мәдәният хезмәткәрләре мул табын әзерләгән, кунаклар да күчтәнәч белән килгән, өстәл телеңне йотарлык ризыклар белән тулган иде. Бәйрәмдә бик күп керәшен җырлары яңгырады. Авылдашларым Виталий һәм Нина Федоровларга кушылып, бар халык җырлады, биеде. Тирә-якта бәйрәм рухы өстенлек итте.

Питрау бәйрәмен алып баручы Людмила "Себерке бәйләү" конкурсы игълан итте. Катнашучылар күп булды, себеркеләр бик матур килеп чыкты. "Ромашка" уенында барлык кунаклар диярлек катнашты. Васильева Зинаида, Ильин Степан, Леонтьева Елизавета бигрәк тә актив булдылар.

Элек Питрау көнне соңгы түгәрәк уен уйналып, бәйрәмнән соң тукталган. Чөнки аннан соң печән, урак өсте башланган.

Без дә мәдәният йорты каршында түгәрәк уен уйнадык. Питрау бәйрәмендә барыбыз да рәхәтләнеп күңел ачтык. Бәйрәмне оештыручы Людмила Афанасьевага, Виталий, Нина Федоровларга, Валентина Ильина, Марина Леонтьеваларга олы рәхмәтебезне әйтеп, өйләргә таралыштык. Еллар имин булсын, тату яшик, йолаларыбызны онытмыйк.

Люция Ильина,

Лениногорск районы Федотовка авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев