Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федоровкалылар бәйрәмдә солдат боткасы һәм флотча макароннан авыз итте

Зәй районы Федоровка авылы халкы 9 Май - Җиңү көнен киң билгеләп үтте

Ул Федоровка фронтовиклары һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган Хәтер мемориалы янында узды. Бәйрәмгә авылдан читтә яшәүчеләр дә кайтты. Митинг барышында Жиңү байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы әләмнәре күтәрелде. Яу кырында ятып калучылар бер минут тынлык белән искә алынды. Хәтер мемориалына венок һәм чәчәк бәйләмнәре салынды.

Бәйрәм кунаклары солдат боткасы һәм флотча макароннан авыз итте.

- Митинг барышында Хәтер мемориалын тулыландыру һәм Федоровка зиратында һәйкәле булмаган фронтчыларга һәйкәл ясау турында да сөйләштек. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел, - ди туган авылы Федоровкада фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган Хәтер мемориалы булдыру эше башында торучы Валентин Атласов.

Фотолар Федоровкадан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев