Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федора Краснова: «Авылда сыер асраучы калмады, пошиларга карап юанабыз»

Быел урманга якын авылларда яшәүчеләр аю күргәннәре турында видеолар да куйган иделәр, язучылар да күп булды. Ә менә Зәй районының Урта Баграж авылыннан Фая түти Краснова тәрәзәдән пошилар күзәткән.

Шулай ук кабан, куян, төлкене күрүчеләр турында сөйләп тә торасы юк, бик күп. Мамадыш районы Дүсмәт авылында яшәүче Анастасия Гурьянованың тормыш иптәше бәрәңге бакчасында йөри торган кабан күргән.

«Бозау хәтле. Бу авылда туганнан бирле яшим. 55 ел эчендә беренче тапкыр кабанның бакчага төшкәнен күрдем. Бик зур күренде», — дип язган иде алар.

Ә безгә Зәй районының Урта Баграж авылыннан Фая түти Краснова авылда пошилар йөрүе хакында сөйләде

«Урман сыерлары төнгә ашарга киләләр. Иртән китеп барышларын видеога да төшердем әле. Төн саен бакчага чәчкән люцернага 5 поши килеп йөри. Аларны куркытучы юк. Авылдагы этләр дә чыгып йөрми, өргәннән генә курыкмыйлар. Безгә комачауламыйлар, йөрсеннәр. Киресенчә, хәзер бит авылда сыер асраучылар да юк, шушы пошиларга ерактан карап, элек сыерлар йөргәнне күз алдына китереп яшибез инде», — дип көлеп куйды Фая түти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев