Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Федор Поляков: «Мәлки җирлегендә почта да эшли, почтальоннар да бар»

Кайбыч районының Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков 2023 елдагы эшләре белән таныштырды.

— Безнең Мәлки авыл җирлегенә дүрт авыл керә: Мәлки, Кыр буасы, Иске буа һәм Байморза авыллары. Бүгенге көндә авыл җирлегендә 342 хуҗалык булып, 838 кеше яши.

2023 елда Кыр буасына, грант буенча, 2 миллион сумга төшереп, су торбалары сузылып, авылга су кертелде. Авыл клубы ремонтланды. Аны, 28 декабрьдә халыкны җыеп, зурлап ачтык. 

Җирлектә, үзара салым акчасы исәбенә, юлларны рәтләп торабыз, су торбаларын ремонтлыйбыз.

Авыл җирлегендә бер балалар бакчасы, 9 класслы мәктәбебез, өч мәдәният йорты, ике китапханә, алты кибет, бер сугым цехы бар. Өч авылда балалар өчен уен мәйданчыклары ясалды. Яшь балалы гаилә, программа буенча, бер йорт төзеп сафка бастыра.

Агрофирма беткәч, кафе ачылды, анда төрле мәҗлесләр үткәрелә. 

Почта бүлегебез дә эшләп тора. Дүрт почтальоныбыз бар. Почта һәм газеталарны таратырга почтальоннарның булуы — авыл халкының көндәлек тормышы өчен бик кирәк. 

Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм җыябыз, Аларның әниләренә, гаиләләренә дә булышып торабыз. Яңа ел алдыннан, район исәбеннән бүләкләр таратыла..

Җирлектәге авылларда яшәүчеләргә кулдан килгән кадәр уңай тормыш шартлары тудырырга тырышабыз. Авыл халкы тырыш, эшчән. 
Иң мөһиме, дөньялар тынычланып, махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар. 2024 ел имин, яхшы һәм тыныч еллардан булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев