Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фән министрлыгы электроникадагы казанышлар өчен стипендияләр булдырырга тәкъдим итте

1 сентябрьдән электроника өлкәсендәге казанышлар өчен стипендияләр гамәлгә кертергә тәкъдим итәләр.

Фән һәм югары белем министрлыгы 1 сентябрьдән электроника өлкәсендәге казанышлар өчен стипендияләр гамәлгә кертергә тәкъдим итә.

Студентларга 55 мең сум күләмендә 50 стипендия һәм аспирантларга 75 мең сум күләмендә 30 стипендия булдыруны күз алдында тоткан карар проекты норматив-хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган. РИА Новости шул турыда яза.

«Карар проекты нигезендә, 2023 елның 1 сентябреннән башлап, электрон сәнәгать өлкәсендә зур казанышлары булган студентларга 55 000 сум күләмендә К.Ә.Вәлиев исемендәге илле стипендия һәм аспирантларга 75 000 сум күләмендә К.Ә.Вәлиев исемендәге утыз стипендия булдыру карала», – диелә проектка аңлатма язуында.

Стипендияләр «Электрон сәнәгать өчен кадрлар һәм фәнни фундамент әзерләү» федераль проектын гамәлгә ашыру максатларында гамәлгә куела.

Моңа кадәр, Фән һәм югары белем министрлыгы кайбер исемле стипендияләр буенча түләүләрне аена 15 һәм 20 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткән иде. Моннан тыш, Министрлар Кабинеты инженерлык өлкәсендәге казанышлар өчен Сергей Королев исемендәге стипендия булдырды.

Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев