Фая апа халык хәтерендә яши
Бу язма – заманында Ылыя авылы балаларына белем бирүгә зур өлеш керткән, данлыклы Петр Ивановның кыска гомере эчендә таянычы булган Федосия Максимовна турында.
Моннан 90 ел элек Комазан башы авылында дөньяга килә ул. Бертуган дәдәе, Татарстанның мәгариф системасында тирән эз калдырган Николай Максимов директор урынбасары булып эшләгән Түбән Тәкәнеш мәктәбендә белем ала. Мәктәпне 1951 елда тәмамлаган Федосия, укыганда “абыем – завуч” дип күкрәк киереп йөрми. Керәшеннәргә хас булган тыйнаклыкны саклый, башка балалардан үзен өстен куймый, ә кирәк вакытта сүзен дә әйтә белә.
Укытучылыкка багышланган гомер
Тормыш юлының 45 елын укытучылыкка багышлады Фая апа. Гаиләгә берничә мәктәптә эшләргә туры килә: Кумырык, Кәркәвеч, Шәдче һәм, ниһаять, Ылыя башлангыч мәктәбе. Биредә күченеп йөрүләргә нокта куела. Ул чагында мәктәп инде искергән, төзәтәсе җирләре дә шактый була. Ләкин район җитәкчелеге проблеманы хәл итәргә ашкынып тормый. Шул чагында Петр Иванович мәктәп территориясендә җиләк-җимеш бакчасына нигез салырга карар кыла. Җиләк-җимештән, кыяр, помидор һәм башка вак-төяктән кергән табыш балаларга уку кирәк-ярагы сатып алу өчен ярап куя. Күңелендә күптәннән йөрткән хыялын – укучыларны көненә бер тапкыр бушлай ашатуны тормышка ашыру мөмкинлеге дә туа. Авыл халкы да аларның башлангычын хуплый. Ивановлар икесе дә бакчадан кайтып кермиләр.
Аларда белем алганнар белән аралашканда, Фая апаның катгый, таләпчән булуын әйттеләр. Ялганны, ялкаулыкны аның йөрәге кабул итми. Менә шул сыйфатлары аңа гомер буе халык, укучылар арасында зур хөрмәт сакларга ярдәм итте дә инде. Кызганычка, ире Петр биш дистәсен дә тутыра алмыйча бакыйлыкка күчте. Фая апа авылда яшәде. Ә җан җылысын биреп, киләчәк буыннарга да истәлек булыр, дип утыртылган җиләк-җимеш бакчасы тапталып юкка чыкты.
Балалары – ышанычлары
Петр Иванович белән Федосия Максимовна эш сөйгәнгә, гаделлек яратканга, балалары да тиешле тәрбия алып үсәләр. Биш бөртек балалары тормышта үз урыннарын таптылар. Олы кызлары Клара төзүче-инженер һөнәрен үзләштерде. Олы уллары Иван әти-әнисенең юлын сайлады. Шактый чит җирдә яшәгәннән соң, Мамадышка кайтты һәм озак еллар район кулланучылар берлеген җитәкләде. Өченче уллары, финанс белгечлеген үзләштергән Анатолий Петрович гомере буе төбәгебезгә хезмәт итә. Егерме елдан артык вакыт эчендә районыбызда булган тамырдан үзгәрешләр – аның инициативасы белән тормышка ашырылды. Света белән Николай да, абыйлары кебек үк, финансчы һөнәрен сайлыйлар. Балалары әниләренең: “Гомерегез дәвамында кешеләргә бары тик яхшылык кына эшләргә тырышыгыз! Бер яхшылык эшләсәгез, үзегезгә бише белән кайтыр. Шуны аңлагыз һәм беркайчан да онытмагыз!” – дигән киңәшләрен үз тормыш юлларында маяк итеп алдылар.
Федосия Максимовна балаларының матур, бәхетле гаиләләренә сөенеп, оныклары хөрмәтендә яшәп калды. Килен-кияүләре дә аны үз әниләрен яраткан кебек үз иттеләр.
“Чәчләре ак иде”
Төпчек баласы, улы Николай хәрби хезмәтен Әфганстанда узганда, Фая апа Ходайдан көн саен аның исән-имин кайтуын сорады. Аның теләкләре кабул булды.
– Мин армиягә 1983 елның 17 апрелендә алындым. Алты көннән әнигә 50 яшь туласы иде. Төрекмәнстанда хәрби өйрәнүләр вакытында аны юбилее белән котлауларын һәм “Су буеннан әнкәй кайтып килә” дигән җырны тапшыруларын сорап, Татарстан радиосына хат яздым. Гозерем барып җиткән бит.
Әфганстанга эләккәч, ул миңа җылы хисләр белән тулы хатлар язды. Мин аны гел тынычландырдым, исән-имин кайтачагыма ышандырдым. Аллага шөкер, аның ялваруларын Ходай ишеткән. Яраткан әнием, туганнарым янына исән-сау кайтырга насыйп итте. Өйдә мине чәчләренә чал кунган әнием каршы алды. Үзәк телевидение тапшыруларының берсен дә калдырмыйча, төнгә кадәр Әфганстандагы вакыйгалар белән танышып барган ул. Әтиебез вафат булганда миңа җиде генә яшь иде. Әниебезгә безне тәрбияләп үстерү, укыту җиңел булмады. Алтынчы класста укыган чак иде бугай, ишегалдына чыксам, ул баскычта елап утыра. Ник елыйсың, дигәч: “Балам, атагыз исән булса, тормышлар болай авыр булмас иде”, – диде. Мин аны кочаклап алып: “Әни, елама, үсеп җитик әле, рәхәттә яшәячәксең”, – дидем. Аллага шөкер, аны ялгыз калдырмадык. 1985 елда үзебез белән Мамадышка алып киттек. Ә без үскән йортны мәктәп иттеләр. Ылыяга кайткан саен әни аңа кермичә калмый иде. Авылны, мәктәпне бик сагынды. Мәктәп яшәүдән туктагач, бинаны сатып алып, ремонт ясадым. Туган нигезебезнең тамырына балта чабасым килмәде. Анда кайткан саен, әнинең тәмле коймак, пилмән, камыр ашларын, башка тәм-том исләрен әле дә тойгандай булам, – дип сөйләде Николай Петрович.
Елизавета ГАВРИЛОВА, пенсионер:
– Ивановлар кызы Клара белән дус булдык. Клара янына керсәм, Фая апа сыйламыйча чыгармады. Аның кайнатмалары, тозлаган алмалары телеңне йотарлык иде. Әнием – инвалид, сөйләшә алмады. Аны да хөрмәт итте. Безгә буш кул белән килмәде. Клара Украинада яшәгәндә дә элемтә өзелмәде, ул миңа посылкалар салды. Бүген дә аралашабыз. Мамадышта яши башлагач, авылга кайткан саен Фая апа янына кереп, озаклап сөйләшкән вакытлар булды. Шәһәрдә яши башлагач, авылга еш кайтты ул. Әни янында да кунганы булды. Хәер, Ылыяда кайсы гына йортка керсә дә, аны ачык йөз белән каршыладылар.
Любовь АРХИПОВА:
– Бик гадел укытучы иде. Хәреф танырга, матур язарга, кушарга-алырга өйрәтте. Безнең класс укуда иң яхшылардан саналды. Федосия Максимовна һәр фәнне җентекләп аңлата иде. Начаррак укучыларны өенә алып төшеп, теманы ныклап аңлаганчы, аның белән эшләде. Элек “2”легә укучыларны Мамадыштагы коррекция мәктәбенә җибәрәләр иде. Ялгышмасам, безнең вакытта бер бала да анда җибәрелмәде. Башлангычтан соң, Ылыя һәм Кумырык балалары Вахит сигезьеллык мәктәбендә укыды. Андагы укытучылар, Кумырыкта белем алганнар белән Ылыяда Федосия Максимовнада укыганнар арасында җир белән күк арасы, дип әйтәшләр иде. Күп балалы гаиләләрдән булган укучыларга бушлай кием, сумка, уку әсбабы бирүне дә оештырды Ивановлар.
Анастасия МАКСИМОВА, педагог:
– Федосия Максимовна белән миңа өч ел эшләргә насыйп булды. Фая апа ул чагында Ылыя башлангыч мәктәбе директоры вазыйфаларын башкарды. Ул миңа акыллы киңәшләре белән нык ярдәм итте. Аның укыту методикасы, тәрбия буенча эшләве алдагы педагоглык эшчәнлегемдә бик ярап куйдылар. Чөнки хезмәт стажымның яртысы диярлек Җөри башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышланды. Үзе арабызда булмаса да, аны барыбыз да сагынып искә алабыз. Ул – кешеләрне, ә кешеләр аны яратты, чөнки Федосия Максимовна кеше кыйммәтен аңлый белүче асыл зат иде.
Николай ҖӨРИЛЕ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев