Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эх, юкә, юкә... (юмореска)

Александр Кузьминның бу юморескасы 25 ел элек “Керәшен сүзе” газеатсында басылган.

Бер көнне эштән кайтып, ашап-эчеп алгач, телевизор карарга гына утырган идем, безгә миләш кагы кебек кипкән, чырае да миләш кагы төсенә кергән Микуш килеп керде. Ул үзе чирле дә түгел, шундый да чәндер гәүдәле, шундый да кипкән, миләш  кагы да как, Микуш та миләш кагы. Шуңа күрәдер инде, авылда аны Как Микуш дип йөртәләр. Бу – безнең тирәдә сирәк күренә торган адәм, нишләп йөри икән, дип утырганда, Как микуш,  кайбер кешеләр кебек әйләндереп-тулгандырып тормады, турыдан-туры ярды да салды:

– Безнең мәшәкатьләр күбәеп китте бит әле, күрше, – диде бу, гәрчә мин Югары очның иң кырыенда, ә ул Түбән очның иң кырыенда яшәәск тә, – кызыбызны кияүгә биргән идек, ишеткәнседер инде...

Ишетмиләрме соң инде?! Андый яңалыклар Түбән очта “чәлт” итсә, Югары очта “Дөрт” итә бит.

– Ишеттек, кәнишне. Баш кода итеп чакырырга уйлыйсыңмы әллә?

– Юк ла, алары әзер инде. Минем сиңа бик зур йомышым бар әле. Безнең керәшен халкын беләсең бит инде, кодалар, кодагыйлар җыр ирештерергә яраталар. Мин дә, хатын да – туң авызлар. Әллә мәйтәм, безгә барып, берничә җыр өйрәтеп китәсеңме, дим?

Җырга ул хәтле оста булмасам да, авыл-кура тирәсендә ким-хур да түгел, шулай булгач, как Микушны һәм аның җәмәгате Зинушны гына өйрәтерлек чут бар инде миндә барын. Как Микуш белән алар йортына юнәлдек.

– Карале, эчеп-нитеп, исереп китеп, бөтен эшне боза күрмә, – дип акыл өйрәтеп калды хатын.

Микуш җәмәгате Зинуш олы якка әйбәт кенә өстәл әзерләп безне көтә икән. Без килеп кергәч, ул бик ачык чырай белән, җәенке  зур авызын тагын да җәеп, елмаеп, безне каршы алды. Я.Ходай, бирсә дә бирер икән кешегә авызны. Уд безне чишендереп, өстәл янына кыстады.

Зинуш тәлинкәләргә шулпа салып китерде. Бер тәлинкә ит китереп куйды. Как Микуш мине кәнәфигә утыртып, үзе ишек катына караган өстәл башына кунаклады. Зинуш дәфтәр һәм каләм алып, минем каршыма ураншты. Как Микуш йомрыларны тутырып аракы салды.

– Әйдәле, күрше! – диде дә минем йомры белән чәкештереп эчеп тә куйды. Аннары, тозлы-борычлы нәрсәләрне кытыр-кытыр чәйнәп, ашарга кереште. Бер кисәк итне шул килеш кенә йотты. Үзе нечкә булса да, бугазы юан икән. Бу хәзер урындыгы белән егылып китмәс микән дип уйлый-уйлый, үземнең аракыны чөмереп куйдым. Аракы, үтәсе юлын үтеп, үз урынына төшеп ятты.

– Каяле, бу гына алдыра алмас, тагын берәрне җибәрик тә, аннары эшкә керешербез.

Тагын бер стакан эчсәм, үземнең шушы диванга егыласымны чамалап:

– Җитеп торсынмы әллә, Микуш? – дисәм дә, ул сузган стаканны кулга тоттым.

– Әйдә, әйдә, тагын берне җибәрик әле!

Тагын берне җибәрдек.

Исерә баруымны бик тиз чамалап алдым. Туй җырларына тотынганчы, үземнең бер яраткан җырымны җырларга булдым.  Бәлки күңелләр ачылып, бераз айнып китәрмен җырлагач.

Мин:

–Эх, юкә, юкә, юкә...– дип җырны башлаганымны гына беләм. Аннары инде кәнәфигә аып, йоклап та киткәнмен.

Хатын минем гадәтне бик яхшы белә, шулай булгач, ул да килгән. Үзе белән утын ташый торган чананы да алып килгән. Хатын – Зинушка (Как Микуш та минем арттан ук кәнкәйгән) үзе беләгән барлык җырларын яздырып, мине чанага салган да, үзе үк тартып өйгә алып кайткан. Тышта салкынча булгандыр инде, бераз айнып китеп, Как Микушка өйрәтәсе туй җырларын урам яңгыратып җырлап кайтам, имеш.

Колакларны бора-бора, хатын шуларны сөйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев