Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Евдокия Толстова: «Дәүләт бүләген алгач шатлыгымнан еладым, ышанасы килмәде»

Бу дәүләт бүләге аңа Республика көнендә һәм районның 95 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында тапшырылды.

Күптән түгел мәдәният үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен Балык Бистәсе районының Бирдебәк авыл клубы мөдире Евдокия Григорьевна Толстова "Атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булды. 

– Дәүләт бүләген алгач шатлыгымнан еладым, ышанасы килмәде. Минем эшемне югары бәяләгән җитәкчеләргә бик рәхмәтлемен. Кайда гына булсам да, ни генә эшләсәм дә миңа белем биргән укытучыларга (безнең буынны иң яхшы укытучылар укытты), мине тәрбияләп, үстереп, югары белем алырга ярдәм иткән әти-әниемә мең рәхмәтлемен, аларның киңәшләрен истә тотып тормыш тәҗрибәмдә куллана алуыма да бик сөенәм, – ди ул.

Евдокия Григорьевна Иванай авылында гаиләдә дүртенче бала булып туган. Әтисе Григорий «Победа» колхозында тракторчы, әнисе Анна төрле эшләрдә эшләгән. Бик белемле, тырыш булганнар алар.

Балачактан ук эшкә өйрәнеп үскән Евдокия. 7 яшьтән апасына ияреп кул белән 15 сыер савырга булышкан. Аның күңелендә абыйлары белән бергә җиләккә, чикләвеккә, гөмбәгә йөргән чаклары матур хатирә булып саклана.

Башлангыч белемне Иванай авылында, сигезьеллык мәктәпне - Казаклар Чаллысы авылында тәмамлаган. Аннары районыбыз һөнәри училищесына укырга керергә теләгән, ләкин мәктәп директоры Рамил Шамилович Гатауллин белән физика, математика укытучысы Николай Григорьевич Максимов аңа Арча педагогия училищесына барырга киңәш итәләр.

Һәм кыз алар киңәшен тотып Арчага китә. Имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырып студент була. 4 ел уку дәверендә ул «Җиңел атлетика» секциясенә йөри. Йөгерү буенча һәрвакытта да диярлек беренче урынны яулый. Бәйләргә, чигәргә, сувенирлар ясарга, бәйрәмнәр оештырырга - барысына да шунда өйрәнә. Укуын читтән торып Казан дәүләт педагогия университетында дәвам итә. «Башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм тәрбиячесе»  дипломын алып район мәгариф бүлегенә эш сорап килә. Ул вакыттагы мәгариф бүлеге җитәкчесе Рашат Хабибуллин берсүзсез аны үзе укыган мәктәпкә, Рафаэль Дәүләтярович Исмәгыйлев җитәкчелегендәге коллективка татар теле укытучысы итеп эшкә җибәрә.

Коллективка килеп кергән яшь укытучы буй җиткән кызларны, егетләрне укытырга керешә. Бер үк вакытта өлкән пионервожатый булып та эшли. Эшләү дәверендә үзен гел яхшы яктан гына күрсәтергә тырыша. Коллективка тиз ияләнә. Эшен бик яратып башкара.
Бирдебәк авылында мәктәп ачылгач аны шунда җибәрәләр. Бер ияләнгән коллективтан аерылуны бик авыр кичерә ул. Авылда балалар саны кими башлагач, мәктәпне ябалар һәм ул эшсез кала. Георгий Иванович Токранов яңадан Казаклар Чаллысы авылына эшкә чакыра. Ләкин йөрергә ерак дип ризалашмый Евдокия, чөнки ул вакытта баласы яшь, асфальт юл да, машина да юк.

Тик өйдә озак утырырга туры килми аңа. Авыл советы рәисе вазыйфасын башкаручы, Казаклар Чаллысында бергә эшләгән коллегасы Анатолий Николаевич Дмитриев клубта эш тәкъдим итә. Мәктәптә балалар белән эшләргә ияләнгән укытучы яшьләр белән эшли алырмын микән дип баш вата. Бер ай эшлим дә чыгып китәм дип эшкә урнаша. Тик ялгыш уйлый. Клубта эш мәктәпнекеннән азга гына аерыла: көндәлек дәрес планы төзелми, балалардан өй эше генә соралмый.

– Беренче көннән үк айлык план төзеп, шул план нигезендә эшкә керештем. Клубка яшьләр белән беррәттән балаларны да, өлкәннәрне дә чакырып кичәләр оештыра башладым. Яшьләр миңа: «Клуб ул яшьләр өчен генә түгелмени?», – дип борчулы сорауларын яудыра башладылар. Минем аңлавымча бар авыл халкының ял итү, күңел ачу урыны ул клуб булырга тиеш дип җавап бирә идем. Балалар өчен фольклор коллектив, өлкәннәр өчен җыр сөючеләр, яшьләр өчен театраль берләшмәләр оештырдым. һәрдаим районкүләм, республика күләм, төбәкара фестивальләрендә катнашып торабыз. Авылыбызда бер бәйрәмне дә үткәрмичә калганыбыз юк. Үкенмим, эшемне бик яратам, авыл халкы белән дә дустанә мөнәсәбәттә яшибез, – ди ул.

Авыл клубы мөдире булып Евдокия 14 ел эшли. Мәдәни мирасны саклап калу өчен авыл кешеләренең киемнәрен, коралларын, көнкүреш әйберләрен барлап, авыл тормышын чагылдырган музей булдырган. Монда үткәрелгән чаралар авылдашлары тарафыннан уңай бәяләнә.

Евдокия Григорьевнаның Вконтакте битенә керсәң, авыл тормышы, аның кешеләре, гореф-гадәтләре, матур табигате турында видео, фотоларны күрергә мөмкин. Бу, әлбәттә инде, аның авыл кешеләренә карата ихтирам, ярату турында бер дәлил. Клуб территориясен ул үстергән матур чәчәкләр бизи.

Төрле өлкәләрдә актив эшләгәне өчен Евдокия күпсанлы Дипломнар белән бүләкләнгән. Ул җитәкләгән “Айбагыр» халык төркеме керәшеннәрнең республика бәйрәмнәрендә призлы урыннар ала.

Күптән түгел ул #авылымгүзәллеге онлайн марафонында актив катнашуы, авылы тормышына битараф булмаганы өчен Диплом белән бүләкләнде.
Шәхси тормышында да бәхетле Евдокия Григорьевна. Күрше Үри авылы егете Николайга кияүгә чыгып үзләренә таяныч, шатлык китерүче бер кыз, бер ул устергәннәр. Алга таба да сөенеп, авылдашларын сокландырып яшәргә язсын бу гаиләгә.
 

Авыл офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев