Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Евдокия Толстова: «Без мәдәният хезмәткәрләре – үткәннең һәм бүгенге чорның иҗади җимешләрен берләштерүчеләр»

25 март - Россиядә һөнәри эшчәнлеге мәдәният белән бәйле булганнар көне.

Мәдәнияттә битараф һәм очраклы кешеләр юк. Анда бары тик талантлы, киң күңелле һәм үз эшенә тугры кешеләр генә.

Мәдәният хезмәткәрләре, чиксез талантлы кешеләр – безнең дөньяны яктырак, кызыклырак һәм игелеклерәк итәләр.

Сезнең һәрберегез үзенең көндәлек хезмәте, үз эшенә тугрылыгы һәм профессиональлеге белән безнең  илебезнең мәдәни кыйммәтләрен саклауга өлеш кертә.

Без мәдәният өлкәсендә эшләүче карендәшләребез белән сөйләштек. Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы клубы җитәкчесе Евдокия Толстова үз эшенең остасы. Ул бик күп мәдәни чаралар оештыра һәм үзе дә республикакүләм, район күләмендәге чараларда актив катнаша.

«Мәдәният хезмәткәре көне белән тәбрик итәм! Мәдәният — милли кыйммәтләрне, тарихны, үткәннең һәм бүгенге чорның иҗади җимешләрен берләштерүче тармак. Сезгә иҗади уңышлар, гаилә бәхете, иминлек һәм яңа казанышлар телим», — диде ул.

Марий-Эл өлкәсенең Дружино авылы мәдәният йорты хезмәткәре, карендәшебез Светлана Иванова да коллегаларын котлады:

«Мәдәният хезмәткәре көнен кинематография, китап нәшрияты, сәнгать, полиграфия, туризм, спорт һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәләрендә эшләүче иҗади кешеләр билгеләп үтә. Барысын чын күңелдән котлыйм, уңышлар телим!»,— диде ул.

Зәй районының Урта Баграж кызы Валентина Николаева шигъри форматта котлый.

Талант ияләре көне белән,
Мәдәният хезмәткәрләре!
Котлыйк әле бәйрәм белән,
Шуннан башлыйк без сүзне.

Ак бәхетләргә төренеп,
Зур уңышлар телибез.
Ташып торсын дәртләрегез,
Шуны телик бүген без!

Энергия чыганагы,
Бер кайчан сүрелмәсен.
Башкалар ял иткәндә,
Күңелегез сүнмәсен.

Кызыл календарь көннәре,
Һәрчак сезнең эш көне.
Концерт-театрга йөри кеше,
Халык ял иткән көне.

Сезнең тырыш хезмәтегез,
Тормыш шатлыгын бизи.
Елата да, көлдерә дә,
Сәхнә барсында сөйли.

Гүзәллекне күрә белеп,
Юмартлык өләшәсез.
Кешеләрне рухландырып,
Шатлык бүләк итәсез.

Иҗатыгыз да уңышлар,
Армый-талмый эшләгез.
Халыкка шатлык өләшеп,
Рәхәтләнеп яшьнәгез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев