Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Евдокия исеменең мәгънәсе “дан”, “бәхет” сүзләренә туры килә

Исем мәгънәле, күңелгә ятышлы һәм кадерле, матур булырга тиеш.

Дөньяга яңа кеше туа. Гаиләгә ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә. Сабый тууга ата-анасы уйлана башлый: балага нинди исем кушарга? Дөресрәге, бала дөньяга килгәнче үк инде әти-әниләр шул хакта сөйләшәләр. Туганнар һәм дуслар белән киңәшләшәләр.

Исем мәгънәле, күңелгә ятышлы һәм кадерле, матур булырга тиеш. Җиңел әйтелүчән булуын да телиләр алар. Балага бит исем гомерлеккә бирелә, ир-ат исеме буыннан-буынга күчә.

Исем – кешенең гомерлек юлдашы. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә. Безнең керәшеннәрдә, гомер-гомергә, балага исем сайлауга җитди караганнар, исемнең мәгънәсенә, исем кушканда төрле йолаларга зур игътибар биргәннәр.

Миңа Евдокия дип, әтиемнең әнисе Агафья, изге Евдокия бәйрәме уңаеннан кушкан.

Авдотья Весновка – славян халык календарендәге бер көн, Юлиан календаре буенча, ул –14енә, ә Григориан календаре буенча 1 мартка туры килә. Ул Изге Евдокия Илиопольская исеменнән алынган. Көнчыгыш славяннар Изге Евдокия “яз белән идарә итә һәм язгы су ачкычларын саклый” дип саныйлар.

Исемем әби-бабайлар әйтүенчә, “кызганучан”, “дан казанган” дигәнне дә аңлата. Аны грек исемнәренә керә дигәнне дә ишеткәнем бар. Керәшеннәрдә әлеге исемне бик еш кушалар. Грек теленнән тәрҗемә иткәндә исемнең мәгънәсе “дан”, “бәхет” сүзләренә туры килә икән.

Озак еллар сынаганнан соң, керәшеннәр фикеренчә, Евдокия исемлеләр кечкенә чагында үзсүзле, үҗәт, кәефсез кыз булалар. Ул әти-әнисен бик үк тыңламый, үз-үзен тотышы аларга үскәндә авырлыклар китерә. Бу, чыннан да, шулай, ахры.

Әнинең кечкенә вакытта әйткән сүзләре искә төшә. Тегүче иде әнием, ул вакытта кибеттә матур укалы күлмәкләр юк, аны Яңа елга марлядан тегәләр иде. Миңа да әнием шундый марля күлмәк тегеп бирде. "Тик, нигәдер, шул күлмәкне теккәндә, 5 тапкыр сүтеп, 5 тапкыр текмәсәм, күлмәк тиешенчә тегелми”, – дия иде әнием. Күрәсең, бик кире булганмындыр, шулай булмаса, күлмәк бер утыруда тегелгән булыр иде.

Ә бу исемне ни өчен кушалар дисезме? Үсеп җиткәндә нык характерлы, мөстәкыйль һәм тәвәккәл, шулай ук, әйләнә-тирәгә аек карашлы булуы белән аерылып тора андыйлар. Ул тормыш авырлыкларын җиңә, һәрвакыт үз юлын таба һәм үзе өчен бар нәрсәгә каршы тора ала. Акылга караганда, йөрәгенә күбрәк ышана. Дуслары белән аралашканда эчкерсез һәм игелекле. Ул бик олы юмор хисенә ия. Евдокия театрга һәм төрле күргәзмәләргә йөрергә ярата. Үз йорт-җирен төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бирә.

Евдокия ТОЛСТОВА.

Балык Бистәсе районының Үри авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев