Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Этнографик белемең нинди?

3 ноябрьдә -Халыклар бердәмлеге көнне Зур этнография диктанты Россия төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә 1500 мәйданда оештырылачак, дип хәбәр итә чара сайты.

Акцияне оештыручылар мәгълүматлары буенча, диктант Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм БДБ илләрендә: Әзер-бәйҗанда, Әрмәнстанда, Белоруссиядә, Казахстанда, Кыргызстанда, Молдавиядә, Таҗикстанда, Төркмәнстанда, Үзбәкстанда, шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетиядә уза.

Диктантны теләге булган һәркем әлеге мәйданнарның берсенә яисә чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество) вәкиллегенә мөрәҗәгать итеп яза ала.

Акция нәтиҗәләре 12 декабрьдә - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә билгеле була.

Диктант халыкның этнографик белемен, Россиядә яшәүче халык тарихын белүен чагылдырачак, шулай ук этнографиягә актуаль фән буларак игътибарны юнәлтәчәк.

"Зур этнография диктанты" сайтында онлайн-тестлаштыру мөмкинлеге дә каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев