Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшне яратып башкарсаң, күңелең сөенә

Галина Григорьева буш вакытларында тегәргә, чигәргә, пешерергә, җырларга ярата

Ул Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында яши.

Башлангычны – Алан-Полян авылында, ә инде урта мәктәпне Шомырбашта тәмамлаган Галина берничә ел авыл хуҗалыгында эшли. Алабуга культура-агарту училищесында укый. Авылда бу һөнәр буенча эш булмау сәбәпле, Казан дәүләт педагогика колледжында татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. Ул анда читтән торып укый. 19 ел укытучы булып эшләгәннән соң, Алан-Полян авылы китапханәсенә күчә.

“Үз эшемне бик яратып башкарам. Авыл халкы – өлкәннәр дә, балалар да бөтен чараларда теләп катнаша. Бәйрәмнәрдә бүләк итү өчен, төрле кул эшләнмәләре ясыйбыз. Китапханәдә эшләү белән бергә, клуб җитәкчесе Лариса Кибякова оештырган “Чулпы” ансамбленә дә йөримен. Керәшен халкыбызның йолаларын саклап калу максатыннан, төрле кичәләр оештырабыз, халык җырларын җырлыйбыз. Әби-бабаларыбыздан сакланып калган бәйрәмнәрне үткәрәбез. Кыскасы, барысын да эшләргә тырышабыз, кайда чакырсалар, шунда барабыз, нәрсә эшләргә кушсалар, шуны эшлибез. Берсенә дә каршы килмибез”, – дип сөйләде ул.

Буш вакытларында тегәргә, чигәргә, пешерергә, җырларга ярата икән. Сәйләннәр белән картиналар җыя. Эшне яратып башкарсаң, күңелең сөенә, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев