Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эше булгач, җыры да була

Игенчеләр һава торышының матур торган һәр сәгатеннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша

Районыбыз кырларында игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен киеренке көрәш бара. Һава торышының матур торган һәр сәгатеннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша игенчеләребез. Ә район мәдәният хезмәткәрләреннән торган автоклуб хезмәткәрләре үзләренең җыр-биюләре белән аларның эшләренә дәрт-дәрман өсти. 21 августта  алар "Үрнәк" хуҗалыгы хезмәтчәннәре  алдында чыгыш ясадылар.
Мәдәният хезмәткәрләре килгәч, басу тагын да җанлана төште. Комбайнчылар, икмәкне ындыр табагына ташучы  шоферлар - барысы да тамак ялгарга  тукталып, концерт карарга җыелды. Басу киңлекләре буйлап моң таралды. Валерия Трофимова, Роза Кузьмина, Николай Бухаров, Ольга Трофимова башкарган җырларны тыңлый-тыңлый тамак ялгап алганнан соң, комбайнчылар янә эшкә кереште, - дип хәбәр итә "Зәй офыклары" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев