Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Емельяновлар гаиләсендә кунакта

Табигатьнең матур урынына урнашкан ул Иванай авылы.

Биредә мәктәп, балалар бакчасы, авылны тотып торырлык  уңган, булган кешеләр яши. Халкы эшчән, тырыш, эш юк дип күктән төшкәнне көтеп ята торганнардан түгел. Мал асрап, кул эшләре эшләп, матур гына көн күрәләр. Шундый гаиләләрнең берсе Анатолий һәм Любовь Емельяновларда кунакта булдык.

         “Читтән карап торганда  һәрбер эш ансат”

Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди безнең халык. Йортларының төзеклеге, әллә кая сузылган зур, иркен мал абзарлары шаккатмалы Емельяновлар гаиләсенең.

Гаилә башлыклары икесе дә бу авылныкылар. Әти-әниләре колхозда хезмәт иткән. Аларга карап балалары да хезмәткә өйрәнеп, эш яратып үскәннәр. Любовь башлангыч сыйныф укытучысы булырга укыган, Анатолий механизатор, шоферлык һөнәрен үзләштергән. Укып бетергәч гаилә корып җибәрәләр, бүгенге көндә өч бала үстерәләр.            

Үзләренең пай җирләре бар. Анда, солы арпа чәчәләр, күпъеллык печән чәчәләр. Өч савым сыер, бозаулар, өч-дүрт баш үгез асрыйлар, аның янында тавык-чебеш, казлар үстерәләр. “Өйләнешкәч кайнана белән бергә яшәдек. Агач йорт, газлар, сулар өйгә кермәгән. Кайната төзи башлаган йортны 1996 елда үзебез салып бетереп чыктык. Бик рәхәттә яшибез хәзер, барлык уңайлыклар бар”,- ди хуҗабикә. Мәктәп ябылгач, колхозда эш беткәч Емельяновлар гаиләсе маллар санын арттырырга уйлыйлар. Пай җирләрен үзләре эшкәртә башлыйлар. Соңрак  Анатолий зур йөк машинасы сатып алып ерак юлларга чыга. Өйдә тормышны барлау Люба карамагында кала. Олы уллары Чаллы шәһәрендә политехник колледжда эретеп ябыштыру һөнәрен үзләштереп кайткач авылда калырга уйлый. Йорт тирәсендә ярдәм итә. Пай җирендә сукалау, чәчу, урып-җыю эшләрен үз җилкәсенә ала. Яздан алып көзгә кадәр кырда эш бетми аңа.  Элек алган сукасы белән трактор янәшәсенә фреза, тырма, чәчкеч, чапкычын да булдыралар. Комбайн да сатып алалар. “Кечкенә машинасын, трактор, комбайн да йөртә улым Николай. Тимер  эшенә дә кулы ятып тора аның. Үзе ремонтлый, төзәтә, эретеп ябыштыра. Энесе Родионны да үзе янында эшкә өйрәтә. Эштән бушаган арада Родион миңа да булыша. Маллар карый, асларын җыештыра. Мин аппарат белән сыерлар савам. Сөтне сатабыз, үгезләрне итләтә урнаштырабыз. Яшәргә кирәк бит. Тырышмасаң берәүгә дә китереп бирмиләр.”,-ди Люба. Бу көннәрдә кызу эш вакыты бара авылларда. Кышлык печән әзерли халык.  Әлеге гаилә дә кич буе лапаска печән тутырган. Без килгәндә ял итәләр иде. Ел буена җитәрлек итеп 400-500 килолы 130-140 төргәк печән урнаштырып куялар. Төргәкләү җайланмасы үзләренеке. Андый печәнне урнаштыру да җиңел, ди алар.

Үзләре дә матур тату яши, эшләре дә уңышлы гына бара бу гаиләнең. Киләчәккә планнары да зурдан икән аларның. Олы улларына йорт сала башлаганнар. Өйләнгәч яшәргә үз куышлары булыр, диләр. Төзегән йортларының, асраган малларының игелеген күреп,  исән-сау яшәргә язсын бу гаиләгә. Арабызда алар кебек тырыш, үрнәк гаиләләр күбрәк булсын иде, дип телисе генә кала.

Гөлназ Зарипова, "Авыл офыклары"

фото автордан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев