Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эльмира КАШАПОВА: Анастасия Васильева мине аналарча кайгыртты

“Бәрмәнчек” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира КАШАПОВА, Татарстанның халык артисты Анастасия Васильеваны искә алу кичәсендә аның турындагы истәлекләре белән бүлеште.

Апрель аенда Татарстан халыклар дуслыгы йортында җырчы карендәшебез Анастасия Васильеваны (Нәфисә Василова) искә алу кичәсе уздырылды.

Кабатланмас тавыш, моң иясе Анастасия Васильеваны искә алырга авылдашлары, сәхнә дуслары, аның җырларын яратучылар җыелды. Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Марина Иванова, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм башкалар бар иде.

Әгәр исән булса, Татарстанның халык артисты Анастасия Васильевага быел январь аенда 80 яшь тулган булыр иде.

“Бәрмәнчек” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира КАШАПОВА, Татарстанның халык артисты Анастасия Васильеваны искә алу кичәсендә аның турындагы истәлекләре белән бүлеште.  

– Мин, мөгаен, бәхетле кешедер. Нәфисә Василованы искә алу кичәсенең сценариен язуны, аның режиссеры булуны һәм артистлар чакыруны миңа ышанып тапшырдылар.

Без “алтын гасыр”да эшләдек. Мин Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә туксанынчы елларда килдем. Ул елларны ансамбльнең “алтын гасыры” дип атар идем. Чөнки мин ул вакытта Лима Кустабаева, Венера Гәрәва, Миңнегөл Зәкиева, Нәфисә Василова кебек корифейлар, олы шәхесләр белән бергә эшләдем. Алар ярдәмендә вокал мәктәбе үттем.

 Нәфисә апаныкы кебек контральт тавышы сирәк очрый. Ул – оста җырчы, киң күңелле, яхшы кеше иде.

Мәскәүгә гастрольләргә баргач, мине Нәфисә Василова белән кунакханәдәге бер бүлмәгә керттеләр. Мин яшь кенә кыз, бик тә куркытым инде. “Ничек итеп мине шундый да танылган халык артисты белән бер бүлмәгә кертәләр?!” – дип уйладым. Бүлмәгә урнаштык. Кымшанырга да куркып утырып торам. Моны күреп, Нәфисә Василова: “Нишләп утырасың? Бар, йөреп, Мәскәүне карап кайт, мине саклап утырма”, – диде. Чыгып киттем Мәскәү күрергә. Кунакханәгә иртәнге өчләр, дүртләр тирәсендә генә кайттым. Кайтып керүгә үк, үз әниемдәй, мине ачуланып атты: “Син кайда булдың? Ник озак йөриячегеңне әйтмәдең?”. Нәфисә апа – шундый гади, кешелекле иде”.

Фото: Илүзә Галиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев