Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Елмаю» балалары туку серләрен өйрәнде

Түбән Камадагы җирле керәшен оешмасы вәкиле, республикакүләм семинар кысаларында 96нчы балалар бакчасында уздырылган очрашуда катнашты.

Елена Егорова җитәкчелегендәге 96нчы «Елмаю» бакчасы белән җирле керәшен оешмасы күптәннән хезмәттәшлек итәләр. 

Бакчада зур илнең нәни кешесен тәрбияләүдә социаль сферадагы учреждениеләрнең ведомствоара берлегенә багышлап семинар уздырылды. Анда җирле керәшен оешмасы җитәкчесенең урынбасары Эльмира Гыйльметдинова балаларны станокта туку серләре белән таныштырды. Халыклар дуслыгы йортындагы керәшен музееннан экспонатлар да алып килгән иде ул. Музейдан алып килгән бёрдоны (туку станогының бер элементы), тукылган киндер бистәрне һәм станокта тукылган тукыманы балалар кат-кат ттып карадылар.

Эльмира апалары балаларга күлмәкләр һәм башка кием тегү өчен тукыманы элеке заманда махсус җайланмаларда — станокларда кул белән тукыганнары турында сөйләде. Өстәл тирәли тезелешеп утырган балалар нәни туку станокларында үзләре дә җепләрдән тукыма тукып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев