Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елизавета Антоновага 103 яшь!

Югары Чура авылында яшәүче Елизавета Ивановнаны Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев котлаган

Антонова Елизавета Ивановна 1917 нче елның 18 нче октябрендә Югары Чура авылында Анисимовлар гаиләсендә дөньяга килә. Балачак һәм гомер еллары туган авылында үтә. 1939 елның яз аенда Антоновлар гаиләсенә килен булып төшә. Антонов Семён Спиридонович Югары Чура авылында бригадир булып хезмэт курсәтә.


1941 елның 1 февралендә дөньяга аваз салып, бердәнбер балалары булып, Антонов Лонгин Семёнович дөньяга килгән.
Балага 8 ай тулып киткәч, Семён Спиридоновичны сугышка алып китәләр. Ленинград шәһәрендә әтиегез Семён вафат дигән хәбәрне улларына 1 яшьтә 2 ай вакытында китерәләр.


Сугыш елларында Елизавета Ивановна чуен(рельс) юлларын рәтләргә булыша, пенсиягә чыкканчы, колхозда төрле эшләр эшләп, атлар караучы булып хезмәт күрсәтә. Бердәнбер улы буйга житеп, 1965 елның 14 гыйнварында килен итеп, Абросимова Анна Ивановнаны алып кайта. Хәзерге көндә Елизавета Ивановна 103 яшен тутырып, 7 оныгы, 14 оныкчыгы, 4 оныкчыклары шатлыкларына сөенеп яши.

 

@selo_chura_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев