Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Элина Якупова: керәшен культурасына сокланмау мөмкин түгел

Соңгы вакытта, яшьләр арасында үз кулларың белән төрле эшләнмәләр ясарга өйрәтә торган мастер-класслар бик популяр. Шулар арасында балчык һәм керамика белән эшләү дә бар.

Керамикадан эшләнгән әйберләр экологик яктан чиста, ә бүгенге көндә бу югары бәяләнә. Теләсә нинди уникаль формада савыт-саба, төрле бизәнү әйберләре, интерьер предметлары ясау мөмкинлеге кешеләрне үзенә җәлеп итә. Бу эштә бернинди чикләр дә юк.

 “Керамика” – утта яндырылган балчык эшләнмә дигәнне аңлата. Яндыру процессында материал үзенең төсен үзгәртә һәм ныгый. Бу мәгълүматны мин Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгелче Элина Якуповадан ишеттем.

Үзе Казан шәһәрендә туып-үскән татар кызы Элина Рашидовнаның тамырлары Татарстанның Актаныш, Апас һәм Кукмара районнарына барып тоташа. Безнең аралашу вакытында аның төрле яклы кеше икәнен аңлап алдым. Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе белгече дә ул. Кием әзерләү һәм конструкцияләү технологиясендә – эксперт, шулай ук, ювелир да. Әмма бүгенге көндә күңеленә иң якыны – “Сәнгать керамикасы” белгечлеге.

Элина Рәшидовна биш елдан артык кием буенча дизайнер булып, табигый тукымалардан кием тегеп саткан. Әмма 2020 елда бу эш аны туйдыра.

– Бар да яхшы кебек, ә күңелдә – бушлык. Моның эш сыйфатында чагылуын аңлагач, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк дигән карарга килдем, – дип сөйләде Элина Якупова.

Шулай итеп, ул баштанаяк керамика дөньясына чумган. Шушы һөнәрне өйрәнгәч, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә эшкә килә, керамика буенча мастер-класслар үткәрә. Элина үзенең авторлык керамикасын да булдыра.

Ни өчен нәкъ менә керәшен культурасы, дисезме? Татар мохитендә үскән кешенең юлы керәшен халкы белән кисешүе, бер яктан сәер, ә икенче яктан, шатландыра. Мәсәлән, Элина хәзер “Керәшен мәдәниятендә – керамика” дигән коллекция өстендә эшли.

Керәшеннәр – бик уникаль халык. Аларның культурасы белән танышкач, битараф калу һәм керәшеннәрнең үзенчәлегенә, мәдәниятенә сокланмау мөмкин түгел, минемчә. Шулай ук, аларның үз мәдәниятләренә карата зур мәхәббәтләре, хөрмәтләре, йола-гадәтләрен онытмыйча, буыннан-буынга саклап яшәүләре мине таң калдыра. Керәшен мәдәнияте белән эшләү миңа бик ошый, үземне бәхетлерәк хис итәм. Керәшеннәрдә иң ошаганы – милли йола-гадәтләр, милли кухня, кием-салым, гомумән, мәдәнияттә һәм кешеләрдә ачык чагыла торган милли үзенчәлек, – диде оста.

Элина Якупова сүзләренчә, аның тормышында һәрвакыт керәшеннәр булган. Күршеләре, дус кызлары керәшеннәр булганга күрә, шушы халык белән ул якыннан таныш. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшли башлау да кыенлык тудырмаган, анда аны бик әйбәт кабул иткәннәр.

 – Бик рәхәт һәм җиңел кешеләр эшли анда. Без һәрдаим аралашабыз, сөйләшеп торабыз. Әгәр дә керәшеннәрнең яхшы сыйфатлары турында сөйләсәк, бу – үз карашларына тугрылык, җаваплылык, тәвәккәллек, ярдәмчеллек һәм чын дус була белүләре. Җырчы Җәкәү йортында эшләүче кешеләрдә бу сыйфатларның бөтенесе дә бар. Мин аларны, чыннан да, яратам. Шундый үзара мәхәббәт инде безнең, – диде Элина.

Борынгы заманда кешеләр балчык үзенә тискәре энергияне җыя дип уйлаганнар. Шуңа күрә һәр мәдәнияттә саклагыч ролен үти торган балчыктан ясалган әйберләр бар. Керәшен культурасында керамика һөнәрчелекнең төп төрләреннән берсе булган. Элина Якупова эшләре мисалында шушы һөнәрнең һәм керәшен милли тематикасының бербөтен булуы күренә. Ул, хәтта, керамикадан милли киемле керәшен хатын-кыз курчаклары да ясаган.

Балчык кисәген керамикага әйләндерү процессы күп этаплы һәм, беренче карашка гади булып тоелса да, бик катлаулы. Керамист мичтән нәрсә чыгарачагын беркайчан да төгәл белми. Шулай да, оста өчен бу эшләнмәләр тере кебек, һәрберсенә күңелен җылысын сала.

Керамика белән эшләгәндә һәрвакыт үз тойгыларыма һәм интуициямә таянам. Мәсәлән, ваза әвәли башлау, ә процесста моның ваза түгел, ә мәче яки башка нәрсә килеп чыгуы гадәти хәл икәнен аңларга кирәк. Без бит иҗат кешеләре, – диеп шаяртты Элина.

Ә менә ул үткәргән мастер-классларда процесс башкача, төгәл билгеле бер план буенча уза. Башта балчык белән танышырга кирәк, аннан аны тотып, әвәләп  карыйлар, аның “исен тыңлыйлар”, энергиясен тоярга тырышалар. Бу шундый сәер яңгырый, килешәсездер... Алга таба балчык кисәген файдалануга әзерлиләр. Балчыктан әйберләр әзерләүнең төрле техникалары белән танышалар. Эшләнмә югары температуралы пешерү процессында зыян күрмәсен өчен, эш барышында нинди хаталар ясарга ярамаганын да аңлатып үтә оста.

Сорауларны күп бирәләр, балчыктан дөрес әзерләнгән эшләнмәнең нәтиҗәсе дә шунда аның. Шулай итеп, акрынлап, ашыкмыйча гына, керамикадан ясалган уникаль эшләнмәләр барлыкка килә, – дип аңлатты Элина Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев