Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Нәбиуллина: “Миндә җиләк чире”

Тукай районы Мәләкәс авылында очраштым шундый ханым белән.

Җиләк үстерүчеләр белән еш аралашам, әмма бу кадәр үз эшен яратучыны күргәнем юк иде.

– Миндә җиләк чире, – дип каршы алды мине 65 яшьлек Елена Нәбиуллина. – Бакчадан да рәхәт җир, җиләк үстерүдән дә рәхәт эш юк. Диңгезе дә, чит иле дә кирәкми. Үстермәсәм, чыдый алмыйм. Мин монда ял итәм! Бөтен рәхәтем – башны иеп, җиләктә казынып яту. Һәрберсе белән яратып сөйләшәм. Бу – минем хобби.

Елена ханым җиләк үстерү белән 10-15 еллап шөгыльләнә. Бәрәңге бакчасын җиләккә күмгән ул. Улы белән кызы бар. Шушы авылда төпләнеп калганнар. “Алар булмаса, үзем генә башкарып чыга алмас идем бу эшләрне”, – ди әңгәмәдәшем...

– Быел 120 меңлек җиләк саттым. Әнә, киртә буенда карлыганнарым да үсә әле. Аннан 94 чиләк карлыган җыеп алдык. Анысын 56 меңлек саттык. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев