Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Григорьева (Данилова) «Авыл шагыйре» иҗат бәйгесендә җиңү яулады

«Мәйдан» журналы профессиональ булмаган иҗатчылар өчен «Авыл шагыйре» дип аталган яңа проект башлап җибәргән иде.

Проектта 18 яшьтән өлкәнрәк, Язучылар берлеге әгъзасы булмаган һәркем катнаша ала.

«Шигырь язарга яратучылар, иҗат җимешләрен социаль челтәрләргә куеп, дуслары белән бүлешеп торучылар һәр авылда диярлек бар. Ә без сезгә «Мәйдан» тирәсенә җыелырга тәкъдим итәбез, шигъри күңелле дуслар!» — дип хәбәр итте журнал редакциясе.

Шигырьләр «Мәйдан» журналының рәсми сайтына һәм «Вконтакте» социаль челтәренә урнаштырылып барды.

Иң күп лайк җыйган авторга «Мәйдан» журналының сертификаты һәм истәлекле бүләк тапшырылачак, дип хәбәр иткән иде редакция.

Талантлы карендәшебез, Елена Григорьева (Данилова) үзенең шигырьләрен бәйгегә җибәреп торды Һәм җиңү яулады. Елена Григорьева керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамблендә оркестр артисты — ансамбльнең әйдәп баручы солисты. Елена Григорьеваның шигърият белән кызыксынуы кечкенәдән үк икән.

"Моннан да зур бүләк була алмый! Бәйгене оештыручыларга, бәйгедә катнашырга дип, миннән көчләп диярлек гариза яздырган дустыма, рәхмәт!", — диде Елена Григорьева.

Бул оптимист!

Күңел төшеп яшәрмен дип,
Язып куймас, берәү дә!
Таудай авыр таш салса да,
Йөк ятса да, иңнәрдә!
Иң мөһиме, саулык бирсен,
Күп эш, безгә, "нипочём!"..
"Дураку закон не писан!"-
Менә, шул, безнең закон!
Яшик бүген яшьнәп, күкрәп-
Дөнья матур, дөнья киң!
Оптимистлар ярышында,
Булмас иде, безгә тиң!
Оптимистлар, ярышмый да,
Аллы-артлы урынга.
Исем үзе әйтеп тора-
Яхшы кәеф, көр күңелле-
Гел беренче урында!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев