Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Елена Чулакова: «Хыялыма тугры калуыма бер дә үкенмим»

«Кряшен чибяре-2013» титулы иясе, «Бәрәкәт» яшьләр бүлекчәсе активисты булган Елена Чулакова бүген кем? Укытучымы ул, гидмы, тренермы, яисә диңгезләр гизүчеме? Ул үзенең уй-фикерләве ягыннан күпләрдән аерылып тора. Кеше сүзенә карамыйча, үз хыялларына тугры булган Лена бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнә, кайда һәм кем булып эшли? Аның белән шул турыда әңгәмә кордык.

Сәяхәт итеп, акча эшли

— Лена, сине социаль челтәрләрдә күзәтәм, күпләр көнләшерлек тормыш күрсәтәсең анда. Кайчандыр гади укытучы идең бугай? 
— Әйе, мин 8 ел укытучы булып эшләдем. Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы бер гади мәктәптә җыр дәресен укыттым. Бу дәресләргә бик аз вакыт бирелә, шуңа мин тәрбия эшләре буенча директор урынбасары да булдым, педагог-оештыручы эшен дә эшләдем. Эше бик күп, аннан да кәгазь «боткасы» күбрәк. Балалар укытырга вакытлары да калмый хәзерге укытучыларның... 

— Димәк, син укытучылыктан кәгазь эше аркасында киттең?
— Анысы бер хәл. Укытучыларның хезмәт хакын күргәнең бармы синең? Кеше көлкесе, чын дөресен әйткәндә. Күп очракта күңелемне биреп эшләгән эшем беркемгә дә кирәкми иде. Һәм андагы кешеләр аерым бер тема. Алар үз эшләрен яратмыйлар, һәрвакыт зарланалар, әмма тормышларын үзгертергә теләмиләр. Минем алар кебек буласым килми. Тукай районының Борды авылынан килеп, калада иң яхшы тормышта яшисем килде. 3 ел мәктәптә эшләгәннән соң: «китсәм — хәзер китәм, китмәсәм — беркайчан да бу „саздан“ чыга алмаячакмын», дигән фикергә килдем. Шул вакытта тормышым 180 градуска әйләнде дә куйды! 

— Сөйләгәнеңне тыңлап утырганда бик җиңел генә тоела. Алдың да, бер көндә бөтен тормышыңны үзгәрттең?
— Күп кеше җиңел дип уйлый шул. Кеше үзе көч куймаса, бушка берни дә бирелми. Яңа вариантлар эзли башладым, әмма тагын күңелем тартмаган урынга барасым килмәде. Кечкенәдән үк хыялым бар иде — сәяхәт итеп, акча эшләү. Иң беренче уй — стюардесса. Самолётта эшләр өчен 3 ай укырга һәм инглиз телен әйбәт белергә кирәк. Казанда 3 ай акчасыз яши алмас идем, инглиз телен дә бик үк әйбәт белми идем ул вакытта. Карап, эзләнеп утырганда «яхтенная стюардесса» дигән вакансиягә тап булдым. Укуы да бер ай гына, ә иң мөһиме, монда сәяхәт итә-итә акча эшләп була. Бөтен нечкәлекләрен эшли башлагач кына аңлыйсың. Билгесезлектән курыкмыйча, шушы юнәлеш буенча барырга булдым.


Диңгезләр гизуче Лена

— Мондый эш турында беренче тапкыр ишетәм. Кемнәр соң алар?
— 4 ел элек мин дә белми идем. Күз алдыңа китер — суда йөзеп йөри торган йорт, анда кешеләр яши. Өйдәге кебек, яхтаны да чисталыкта тотарга кирәк. Командага, кунакларга ашарга пешереп, алар артыннан җыеп, күз-колак булып торырга кирәк. Кыскасы, шул ук стюардесса, әмма күктә түгел, ә диңгездә. Бөтен кеше булдыра ала торган эш түгел, шуңа күрә дә ул яхшы түләнелә. Стюардесса яхта өчен җаваплы. Ул, команданың барлык членнары кебек үк, матур кыяфәтле, бик пөхтә булырга тиеш. Бу һөнәрдә «тиеш» дигәннәре бик күп. Һәм иң мөһиме, яхтаның хуҗасы белән төзелгән контрактка имза куйганнан соң, син шушы зур булмаган җилкәнле көймәдән беркая да китә алмайсың. Кайвакыт контракт 2-3 айга, кайвакыт 6-8 айга төзелә. 


— Димәк, син бер ай укыдың да, шунда ук диңгезгә чыгып киттең?
— Мин көз көнне укыдым. Ә көздә яхталар сезоны тәмамлана. Яз җитү белән эш эзли башладым. Иң беренче контрактым Испаниягә иде. Очарга 3 көн кала кая барасымны белдем, билетларны җибәрделәр дә, мин, төрле уйлардан кача-кача, җыена башладым. Ул вакытта башыма да сыймады, мин Борды авылыннан килеп, укытучы булып эшләгән гади кыз 3 көннән бөтенләй башка илдә булачакмын! Беренче тапкыр самолетта чит илгә очуым да шул вакытта булды. Еш искә алам ул чакларны. Беренче контракт вакытында мин бөтен Европаны күрдем! Барселона, Франция, Италия, Греция, Албания. Күпме илләр, күпме диңгезләр гиздек без... Анда эшләмәгән булсам, мин ул җирләргә беркайчан да бармас идем дип уйлыйм. Эш вакыты иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр. Яхтада кунаклар булганда, без аннан беркая да китә алмыйбыз, ә инде команда белән генә ярда торганда, без шәһәргә чыгып, экскурсияләргә бара алабыз. Яшәү өчен түләргә кирәкми, ашаталар, кием бирәләр, дөнья күрәсең, шуның өчен акча да түлиләр әле. 

Автор сүзе. Лена Чулакова минем өчен яши белә торган, тормышны чын күңеленнән ярата торган кеше. Ул үзенә чикләр куймый, хыяллары артыннан бара, уйлаганын чынга ашыра. Бөтен кеше шулай яши белсә, хыяллана һәм аларны чынга ашыра белсә, дөньябызда бәхетле кешеләр, һичшиксез, күбрәк булыр иде. 


— Туган ягыңнан, әти-әниең яныннан шулай озакка аерылырга кыен түгелме?
— Миннән күбрәк, әти-әнигә кыенрак булгандыр. Мин яхтенная стюардессага укыганымны да, шул юнәлештә эшләргә теләвемне дә аларга әйтеп тормаган идем. 3 көннән Испаниягә очам дигәнем, әни өчен шок булды. Әмма, ничек кенә кыен булса да, алар мине аңладылар. Казанны, авылымны, әти-әниемне никадәр сагынганымны, сезон беткәннән соң кайткач аңлый идем. Татарстанда үткәргән һәр мизгелдән ләззәт алып яшәргә тырышам.

— Күп җирләрдә булып, төрле илләрдә яшәүче халыклар белән танышкансың. Чит илләрдә керәшеннәр турында беләләрме?
— Кызганыч, чит илләрдә безнең турында белмиләр. Шулай да, төрле кешеләр белән танышканда, мин үземне һәрвакыт керәшен дип әйтәм. Гадәттә, кешеләр аңламый, шул вакытта мин тарих дәресе үткәрәм (көлә). Керәшеннәрнең кем икәнен, безнең тарихыбызны сөйли башлыйм. Безнең турында, ким булганда, 1-2 афроамериканец, күп кенә төрекләр, немецлар, швейцарлар белә!

— Яныңа 25 яшьлек кыз килеп, синең кебек яхтенная стюардесса буласым килә дип әйтсә, нәрсә дияр идең аңа?
— Беркайчан да кеше хыялларына алданырга ярамый, үз хыялларыгызны булдырырга кирәк! Монда иң мөһиме йөрәгеңне тыңлау. Минем кебек булырга кирәкми, һәр кеше үзенчәлекле бит. Ә бу эш минем үз хыялым иде. Акча артыннан куып, диңгезгә чыгып китү бер дә дөрес булмый. Кешеләр бу һөнәрнең бер ягын гына күрә бит. Шушы һөнәр сәяхәт, әйбәт хезмәт хакы, төрле танышулар, искиткеч матур табигать һәм күренешләр генә түгел, ә яртышар ел берничә каютасы гына булган кечкенә яхтада яшәү дә бит әле. Һәрвакыт бер үк кешеләр, бер үк эш. Вакыт узгач, диңгезе дә туйдыра. Куркыныч хәлләр дә булгалый. Бервакыт яхтаның ике двигателе дә эшләүдән туктады. Двигательләр сүнсә, яхтада бөтен әйбер сүнә. Дулкыннарда көймәнең тотрыклылыгын тәэмин итә торган махсус җайланмалар да эшләми башладылар. Ул көнне Урта диңгездә дулкыннар бик көчле иде. Көч-хәлгә двигательләрне ясап, көчле стресс кичереп, алга таба кузгалдык. Әмма нәрсә генә булса да, хыялыма тугры калуыма бердә кызганмыйм! Иң мөһиме — тормышта үз урыныңны табу, мин шушы 4 ел үз урынымда идем. Ә хәзер инде минем башымда янәдән төрле уйлар, үзгәрешләр кирәк. 

 70 төрле һөнәр дә аз

— Ә кыш көннәрендә син кайда, ял итәсеңме? 
— Миңа һәрвакыт нидер эшләргә кирәк. 4 ел элек беренче контрактымнан кайткач, башымны мең сорау биләп алды. Кайда эшләргә, нинди акчага яшәргә, 4 ай нишләп ятыйм? Яраткан шөгыльләремне барлый башладым. Шундук сноуборд турында искә төшердем. Дөресен генә әйткәндә, мин бик әйбәт шумый да идем. Әмма, биек таулардагы карлы трассалар буйлап сикерә-сикерә шуу минем өчен чын драйв! Озак та уйламыйча, сноубордта шуарга өйрәтүчеләр курсын эзли башладым. Шерегешта — Кемерово өлкәсенең Таштаголь районындагы поселокта таптым. Ул якларда булганым да юк иде, билетлар алдым да, тренерлыкка укырга киттем. Курсларны тәмамлап, Татарстаныбыздагы Зөя калкулыкларында кешеләрне сноубордта шуарга өйрәтә башладым. Соңрак инде тау чаңгыларына да бастым. Әмма эшли башлагач кына, тауда егылып уң кулымны сындырдым. Операция ясадылар, бер ай дигәндә эшкә чыктым. Шулай итеп, җәй көннәрен мин диңгездә була идем, ә кыш көнне — тауларда. 


— Син нидер үзгәртергә кирәк дип әйттең, ә төгәлрәк? 
— Әлегә диңгезгә чыгасым килми. Белмим, вакытлыча гынамы, я бөтенләйгәме, анысын әйтә алмыйм, бу һөнәрдәм китеп торасым килә. Кем белгән, бәлки, кышкы сезоннан соң сагынырмын да, кире кайтырмын. Әмма хәзер мин үземнең тагын бер хыялымны чынга ашырырга җыенып йөрим. Әйткәнемчә, сноубордта шуу миңа нык ошый, әмма тауларда шууның тагын бер төре бар — фрирайд, яки кешеләр өчен җайланмаган, трассалар булдырылмаган тау битләрендә шуу. Бу мавыктыргыч һәм шуның белән бергә шактый куркыныч шөгыль. Әмма бу минем тагын бер хыялым. Ә хыяллар чынга ашырга тиеш. Узган елның март аенда мин Хакасия тауларына барып кайттым һәм шул урынга гашыйк булдым. Гидларыбыз да бик әйбәт иде. Озак та уйламыйча, мин гид булырга карар кылдым. 2 ноябрь көнне Красноярскка очам. Бу юлы инде гид ролен уйнаячакмын (көлә). 

— Дөньяны башка күзлектән күрсәткәнең өчен рәхмәт, Лена! Уңышлар сиңа. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев