Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ел башында пенсияләрнең 7,5 процентка индексациясе көтелә

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында әйтте.

«2022 елның декабрендә пенсияләрне 10 процентка индексацияләдек, аннары язын — инфляция буенча 4 проценттан күбрәккә. Ел башыннан тагын бер индексация көтелә», — диде Путин.

Президент торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар узган елның июленнән артмаганын искәртте, аларның артуы 2024 елның июлендә көтелә.

«Ягъни тарифлар 1,5 ел артмаган. Бу вакыт эчендә пенсиянең өч индексациясе узачак, тулаем алганда ул 23 проценттан артыграк», — дип билгеләп узды Владимир Путин.

Президент фикеренчә, тарифлар үсеше салмак, йомшак булырга тиеш. Гражданнар кереме аннан кызурак темпта артырга тиеш.

Путин шула ук, Россиядә хезмәт хакларының  артачагын белдерде. 

«Россиялеләрнең реаль хезмәт хакы инфляциядән тыш 8 процентка артачак. Шулай ук халыкның реаль керемнәре артачак», — диде президент.

Президент МРОТның 18,5 процентка артуын да билгеләп үтте. 

«Без киләсе ел башыннан МРОТны 18 процентка арттыру турында карар кабул иттек. Мондый үсешнең күптән булганы юк иде», — дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев