Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Экспонатлар арта

Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында урнашкан керәшен үзәгендәге музей экспонатлары янына яңалары өстәлә.

Җирле керәшен оешмасының яшьләр бүлеге җитәкчесе, Мамадыш ягы егете Владислав Домолазов керәшен үзәгенә үз әбисенең пич пәрдәсен, бистәрләрен бүләк итте. Аның әбисе Нина Васильевна Албайга Казаклар авылыннан килен булып төшкән. Керәшен үзәгендә Нина Домолазованың керәшен күлмәге киеп, башына чуклы шәл ябып төшкән фотосы да урын алды.

Керәшеннәрнең Халыклар дуслыгы йортындагы үзәгендә хәзерге вакытта 150дән артык тарихи экспонат бар. Алар – бистәрләр, милли киемнәр, сүрәкәләр һәм көндәлек тормыштагы эш кораллары, кирәк-ярак. Экспонатлар арасыннан 30ы – китаплар.

Түбән Кама җирле керәшен оешмасы “Без тарихта эзлебез” проектын дәвам итеп, халкыбызның мирасын барлауны дәвам итә. Шул төбәк кешеләреннән керәшеннәрнең элгәреге көнкүрешен, милли киемнәрен һәм гаилә тарихын чагылдырган фотоларны туплыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев