Эксперт: 2022 елда коронавирус белән авыручылар саны артачак
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2022 елда коронавирус белән авыручылар саны артачагын фаразлады
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2022 елда коронавирус белән авыручылар саны артачагын фаразлады. «Известия»гә биргән интервьюсында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович белдергәнчә, бу вирус белән авырмаган һәм вакцина ясатмаган кешеләр саны белән бәйле.
«<...> Күп кенә кешеләрнең вирус белән вакцина белән дә, табигый юл белән дә очрашмавын истә тотып, авырулар санының күпмедер артуын көтәргә мөмкин. Ул кайчан була, фаразлау бик авыр», — дип билгеләп үтте белгеч.
Моннан тыш, быел грипп эпидемиясе көчәюе көтелә, чөнки 2020 һәм 2021 елларда кешеләр арасында элемтәләр пандемия һәм локдауннар аркасында чикләнде.
Шуңа бәйле өлкәннәргә, иммунитеты начар булган пациентларга, йөкле хатын-кызларга контрольне көчәйтергә тәкъдим итте.
Фото: unplash.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев