Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ЭКОЯЗ – 2017нең символы Аккош булачак

Татарстанда ел саен уздырылучы санитар-экологик икеайлыгы 1 апрельдән башлана.

Быел татарстанлыларны чисталыкка өндәү аккош үрнәгендә булачак. Республиканың экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ЭКОяз - 2017 нең символы итеп суда йөзүче матур кошны билгеләргә уйлый. Традиция буенча уздырылучы икеайлык башлануны көтеп тормыйча, Аккош үз территориясендә тәртип урнаштырган инде. Интернетта Казанның бер сулыгында аккошның чүпләр җыйганы төшерелгән видеоязма куйганнар. Янәшәдә үрдәкләр һәм тагын бер аккош йөзә. Гомумән алганда, язмада шактый күңелсез күренеш тасвирланган: кар эреп, пычраклар чыккан, узган елгы чүпләр йөзә, су болганчык.

Әлеге видео исә популярлаша бара. Бик күпләр "миңа ошый" тамгасына баскан. Әмма кулланучыларның фикерләре икегә бүленгән: кемдер видеода борчу уята торган күренеш төшерелгән дип санаса, икенче берәүләр чүпләрне җыючы акккошны бик матур дип атаган. Башкалар аккошка ярдәм итәргә - сулыкны чистартырга кирәк дип язган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ел саен уздырылучы санитар-экологик икеайлыгы 1 апрельдән башлана. Һәм массакүләм өмә иң беренче Кабан күлендә узачак. Биредә Республиканың экология министрлыгы Казан шәһәренең Башкарма комитеты, иҗтимагый экология хәрәкәтләре катнашында массакүләм чара оештырачак. Өмәгә теләгән һәркем кушыла ала.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев