Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эх, мәктәпләре дә булса!

Кукмарадан Мамадышка таба юл тотканда, район чикләренә җитәрәк уң якта Үрәсбаш дип аталган бер керәшен авылы кала. Бу авылда “Туганайлар” газетасы журналистларының соңгы тапкыр булганына күп еллар узган инде. Шул вакыт аралыгында Үрәсбашта ниләр үзгәргән? Хәзер авыл халкы нинди уйлар, планнар белән яши? Нинди проблемалар борчый? Шундый сораулар белән янып, без янәдән әлеге керәшен авылына юл тоттык.

Бу көнне башта Кукмараның Кызыл Тау авылында булдык. Карта битендә Үрәсбаш белән Кызыл Тау янәшәдә генә кебек күренә, бер юл аркылы гына чыктың да, инде барып та җиттең кебек. Тик бормалы-бормалы итеп салынган асфальт юллар бу авылларның арасын күпкә озынайта да куя. Шулай, бормалы юллар узып, Үрәсбашка килеп җиттек. Язгы вакытларда авылларга командировкаларның иң борчыган ягы – юл. Беркемгә дә сер түгел, күпме генә инновацияләр ягыннан алга киткән республика булсак та, юлсыз авылларыбыз әле шактый. Без барган Кызыл Тауның да яртысы юлсыз. Ә инде Үрәсбашта бу яктан хәлләр күпкә яхшырак. Авыл урамнарына таш җәелгән. Машина белән дә, җәяү дә рәхәтләнеп йөреп була.

“Туганайлар” редакциясе 11 ел элек бу авылда зур “миссия” белән йөргән. 2008 елда үрәсбашлыларның бай тарихлы урта мәктәпләре ябылу куркынычы астында кала. Мәгәриф бүлегенең бу карары белән килешмәгән ата-аналар, укытучылар Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта “Туганайлар” газетасының журналистлары бу мәсьәләне уңышлы чишү өмете белән Үрәсбашка юл тота. Шул командировкадан соң газетабыз битләрендә бер-бер артлы авыл мәктәбе проб лемасына кагылышлы саллы мәкаләләр басыла. Шөкер, бу юлы эш уң булып чыга. Керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Иван Егоров Фән һәм мәгариф министрлыгына, Дәүләт Советына чыгып, сөйләшүләр үткәрелгәннән соң, мәктәпнең сакланып калачагы билгеле була. Әмма инде урта белем бирү мәктәбе түгел, тугызъеллык булып кына калдырыла. Кызганыч, хәзер инде авылда мәктәп юк. 2012 елда мәктәпнең ишекләренә билгесез вакытка кадәр (әле өметне җуясы килми бит, балалар булса, бәлки ачып та куярлар) зур йозак эленгән. Бүгенге көндә авыл балалары Түбән Үрәс авылы урта белем бирү мәктәбенә менеп укыйлар. Ул мәктәп карендәшебез, Тәңкә авылында туган Советлар Союзы Герое П.Е.Воробьёв исемен йөртә.

Үрәсбаш Түбән Үрәс авылы җирлегенә керә. Бу җирлек үзенә биш авылны берләштергән – Түбән Үрәс, Үрәсбаш, Тәңкә, Иске Оча һәм Люгдон. Үрәсбаш белән Тәңкә керәшен авыллары. Ә инде Түбән Үрәс, Иске Оча, Люгдон авылларында катнаш удмурт, рус, татар, керәшеннәр яши. Үрәсбаш җирлекнең иң зур авылларының берсе. Хәзерге көндә авылда йөздән  артык хуҗалык бар.

Мәктәптән кала, кешегә тормыш алып барыр өчен бар уңайлыклар да бар. Авылда Республикада киң таралган модульле медпункт, мәдәният йорты, балалар бакчасы һәм ике кибет эшләп тора.

Авылда иң беренче туктаган җиребез мәдәният йорты булды. Анда керсәк, ни күрик. “Туганайлар” килә дигән хәбәр булган, ахры – күп итеп авыл кешесе җыелган. Керәшеннәрнең генына шулай салынгандыр инде ул, килгән “кунакларны” авылның “Туганкайлар” ансамбле җыр, ипи-тоз белән каршы алды.

Җыруларының бер куплетын да төшереп калдырмыйча ансамбль үз чыгышын тәмам итте дә, сүзне авыл балаларына тапшырды. Алар җыр-биюле кечкенә генә концерт күрсәтеп китте. Үрәсбашның балалары оста, молодцы! Матур җырлыйлар, шәп бииләр дә. Клублары гына мактанырлык хәлдә түгел. Түбәдән су үткәне күренә, зур гына бина ремонтка мохтаҗ. “Моның кадәр зур булмаса да, җыйнак кына клуб кирәк”, - ди халык. Бүгенге көндә культура учагының микрофоннары да юк икән.

 

Тулырак язманы "Туганайлар" газетасының №8 саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев