Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Екатерина Яковлева: «Авылдашларымның игелекле хезмәтләре куз алдында»

II Керәшенчә марафонда катнашучы Питрәчтән Екатерина Яковлева авылдашы Нина Чукурова турында сөйләде.

Нина Чукурова Леонидовна — тумышы белән Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан. 1979 елны Янсуар урта мәктәбенә тарих укытучысы булып эшкә килеп, шушында төпләнеп кала.

Нина Леонидовна Янсуар авылын бик яратып яшәде. Аның борынгы, берничә йөз еллык тарихлы икәнен аңлап, аның белән горурланды.

Нина Леонидовна «Янсуар минем өчен бик якын hәм кадерле. Бәлки, әбиебез шушы авылдан булгангадыр. Җырак бабайның әнисе Марҗый әби Талановлар нигезеннэн чыккан. Бик ягымлы әби булган ул, «бәбкәм» дип кенә сөйләшкән. Табигатькә чыкканда гел әбием эзләреннән йөргән кебек хис итә идем үземне» дип әйтә торган иде.

Мәктәп коллективына да тиз арада ияләшә яшь педагог. Классларда укучылар да тарих дәресен көтеп алалар. Чөнки, балаларда бу фәнгэ зур кызыксыну барлыкка килә.

Илдә тарихи үзгәрешләр башлангач музейлар ачыла башлый. Музей — бер чакта да үлми торган тере тарих бит ул.

Буыннар бәйләнеше, үткән тарихыбызны онытмау, киләчәк турында кайгырту, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тэрбияләү, халкыбызның бай рухи мирасын, йола — гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә туган якны өйрәнү музейлары оештыруы белән әhәмиятле. Музейларда кечкенә генә экспонат та зур вакыйганы кузалларга ярдәм итә, әби — бабаларыбызнын тарихын онытмаска булыша.

Нина Леонидовнада «Туган як» музее оештыру теләге уяна. Ул үзенен фикерен мәктәп директорына җиткерә. Аның уңай җавабын ишеткәч, бу эшкә тагын да дәртләнеп керешә. Экспонатларны әкренләп туплый башлый. Авыл халкы Нина Леонидовнага ышанып, кулланылышта заманча жиhазлар барлыкка килгәч, музейга тапшыралар.

Музейны матур итеп, авыл өенә ошатып куялар: агач кровать — ана итәк, бала арбасы, сәке, савыт — саба, кашыклар куя торган киштәләр, самовар. Идәндә — киндер суга торган кораллар, йоннан җеп эрли торган кабалар, май язгыч, ярма ташы, урак, чалгы, агач кисмәкләр. Керәшен күлмәкләре, чабаталар, бизәну әйберләре, кәгазь, тиен акчалар hәм башкалар. Алюмин кашык, кружка, котелок. 

Курше Талкыш авылыннан йөреп укыган укучысы Вера Волкова тәре альяпкычы чигеп бирә. Музейны туплауда мәктәпнең барлык укучылары да актив катнаша.

«Туган як» музее өчен жан атып, булсынга дип тырышып йөргән Нина Леонидовна кебекләр hәр төбәкнең йөз аклыгы булып тора. Хәер, Нина Леонидовна башкарган игелекле хезмәтләре барысы да авылдашлар куз алдында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев