Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эх, күңелле балачак!..

Җәйнең беренче көне - дөньядагы иң матур бәйрәмнәрнең берсе - балаларны халыкара яклау көне. Ул 1950 елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү - изге бурычыбыз. Сабыйлар сау-сәламәт булсын, сыйфатлы белем алсын, спорт, иҗат белән шөгыльләнсен, рухи үсеш кичерсен өчен шартлар тудыру - төп максатыбыз.

1 июнь - каникуллар башланган көн. Балаларыбыз яхшылап ял итсеннәр, көч тупласыннар өчен, бу чорда да өлкәннәрнең кайгыртуы сорала.

Үзебезнең керәшен "Айбагыр" этнолагеры балалары белән без бик тә горурланабыз. Аларга матур җәй айларын файдалы һәм күңелле үткәрүләрен теләп калабыз. Башкаларны да "айбагыр балалары" кебек, һәрбер көннең кадерен белеп, үрнәк һәм актив булырга чакырабыз.

Хыял

Ринат Архипов (Мәннән)

Мин су буенда

Кызынып ятам,

Кызынып туйгач,

Чуерташ атам.

Яр буенда күп

Миңа кирәге.

Яхшы сикерә

Җәенкерәге.

Биш-алты тапкыр

Сикерә ала.

Икенче якка

Аз түгел ара!

Берничә елдан

Җитәрмен үсеп.

Мин дә шул ярга

Чыгармын

Йөзеп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев