Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җегәрле кыз Ксюша

10-11 август көннәрендә борынгы Болгар шәһәрендә алтынчы “Бөек Болгар” халыкара урта гасыр көрәше фестивале узды

10-11 август көннәрендә  борынгы Болгар шәһәрендә  алтынчы “Бөек Болгар” халыкара урта гасыр көрәше фестивале узды.  Әлеге фестивальдә безнең карендәшебез  Питрәч  кызы  Ксения Фадеева  10-11 яшьлекләр  арасында катнашып, беренче урынны алды.   Ксениянең  көндәшләре барысы да малайлар булган.   Беренчелекне алу өчен дүрт тапкыр сугышып, дүрт малайны да  җиңәргә  туры килә аңа.

Ксюша әлеге  “современный мечевой бой”  дип аталган төр сугыш белән бер ел элек  шөгыльләнә башлый.  Тренерлары Александр Буздалов  балаларны төрле  шәһәрләрдә узучы ярышлардан калдырмый. Күптән түгел Түбән Кама шәһәренә  барып кайтканнар,  узган кыш Санкт-Петербургта булып халыкара дәрәҗәдә катнашканнар.  Петербургта җиңелсәләр дә,  Болгарда  “Боевой кот”  клубына йөрүче Питрәч балалары  ике беренче һәм ике өченче урыннарны алып кайттылар.

“Ксюша бик ярата бу төр спортны. Тренерларын да  ярата. Фигуралы шууга да, биюгә дә йөреп карадык. Ошатмады. Ә менә бу сугышны ярата.   Балалар белән без – ата-аналар да  йөрибез.  Барган шәһәрләребездә ярышлардан соң  төрле тарихи, матур урыннарда булабыз.  Монда да  бер көн алдан килеп, палаткаларда тордык”,- дип сөйләде әнисе  Альбина Фадеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев