Эдгар Филиппов Мөслим Магомаев һәм Владимир Высоцкий барельефларын ясады
Барельефлар "Родина" мәдәният йортында урнаштырылды
Яшел Үзәннең "Родина" мәдәният йортында Мөслим Магомаев һәм Владимир Высоцкий хөрмәтенә барельефлар урнаштырылды. Бу турыда "Зеленый Дол 24" телеканалы хәбәр итә.
Советлар Союзы һәм Россиянең танылган җырчылары Владимир Высоцкий һәм Мөслим Магомаев кайчандыр "Родина" мәдәният йортында чыгыш ясаган булган. Шул хөрмәткә мәдәният йортында мемориаль такталар урнаштырылды. Барельефларның авторы - карендәшебез танылган скульптор, Россия рәссамнары берлеге члены Эдгар Филиппов.
Барельефлар 3 ай дәвамында әзерләнгән. Артистларның сурәтләрен ясау өчен скульптор аларның Яшел Үзәндә биргән концертларында төшерелгән архив-фотоларын кулланган.
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/skulptor-edgar-filippov-geroy-byustyna-eskiz-zerli
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев