Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт мәктәбе директор урынбасарына Россия Мәгариф министрлыгының бүләге тапшырылды

Елена Егоровага Мамадыш районының Дүсмәт авылы мәктәбендә 28 елдан артык белем бирә.

6 октябрь Мамадышның мәдәният йортында район мәгариф хезмәткәрләре җыелды. Монда укытучыларны һәм мәктәпкәчә белем бирүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Чарада, музыкаль номерлардан һәм котлау сүзләреннән тыш, тантаналы рәвештә алдынгы педагогларга бүләкләр тапшырылды. Күкрәк билгеләре, медальләр, төрле дәрәҗәдәге рәхмәт хатлары үз ияләренә кайнар алкышлар астында бирелде.

Дүсмәт авылы урта мәктәбенең уку эшләре буенча директор урынбасары Елена Егоровага Россия Мәгариф министрлыгының "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте" бүләге тапшырылды. Әлеге грамота Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы һәм күкрәк билгесе булган укытучылар арасында югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен бирелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев