Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт балалар бакчасында югары белемле тәрбиячеләр эшли

27 сентябрь Россиядә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә кадәр оешма хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уздырыла.

1 сентябрьдә “Туганайлар” журналистлары Мамадыш районының Дүсмәт авылына Белем бәйрәменә барып кайткан иде. Шул ук көнне авылның балалар бакчасына керү мөмкинчелеге дә булды.

Дүсмәт балалар бакчасы мәктәп белән бер бинада урнашкан. Аны ул бинага 2007 елда күчерәләр. Моңа кадәр бакча авылның башка урынында була.

Алда язганыбызча, бинага быел федераль программа буенча капиталь ремонт ясалды. Балалар бакчасын да әлеге үзгәрешләр читләп узмаган.

Бакчаны Альбина Галимҗанова җитәкли. Ул – югары категорияле һәм беренче квалификацияле педагог. Аның канаты астында бер тәрбияче – Алсу Гыйлметдинова һәм кече тәрбияче – Гөлназ Усманова эшли. Ә поварлары мәктәпнеке белән бер, ул –  Мария Архипова.

Узган елны балалар бакчасына дүрт бала йөргән, алар быел инде 1 класска укырга керде.

Сентябрьдән Дүсмәт бакчасында 2 бала тәрбияләнә. Икесе дә күрше авыл - Акманнан. Яңа елдан соң, тагын икәү килергә тиеш, алары инде Дүсмәтнең үзеннән булачак, - дип сөйләде Альбина Геннадьевна. – Акманнан әти-әниләре автобуста яки шәхси транспортта йөртә.

Бакча тулы көндә, ягъни иртәнге 7дән кичке 4кә кадәр эшли. 

Монда барлык шартлар да тудырылган. Төрле-төрле уенчыклар, китаплар, тарихи “почмак”, йокы бүлмәсе, уку-укыту әйберләре бар.

Балалар саны күп булмаса да, Дүсмәт бакчасында үзгә бер атмосфера һәм җылылык аңкып тора.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев