Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәт авылында Ару чишмә бәйрәме узды – фото, видео

19 август, Алма Спасы көнне Мамадыш районының Дүсмәт авылында төзекләндерүдән соң чишмә ачуга багышланган бәйрәм оештырдылар.

Бердәмлектә – көч

Көч, дәрт алырлык туган җире һәм якын кешеләре булганнар, чыннан да, бәхетле. Авылда бу хисләрне аермачык тоясың. Авыл – үзе бер гаилә. Чөнки, шатлыкларың да, борчуларың да уртак. Әнә, бүген көтүне дә иртәрәк кайтарганнар. Күршенең сыеры кайтып җиткән, үзе өйдә күренми. Йөгереп барып ачып кертәсең малкайны, ашарына салып, яхшылап ябып чыгасың. Болар рәхмәт өчен эшләнелми, канга сеңгән нәрсәләр. Иртәгә мондый ярдәмне сиңа күрсәтәләр.

Җир кешесе табигатьнең кадерен дә үз җилкәсендә татый. Дүсмәттә табигать гаҗәеп матур. Салкын төньяк җилләреннән сакларга – тавы, сый-нигъмәткә мул урманнары бар. Кечкенә генә булса да, тау асты буйлап инеш ага. Дәдәй-түтиләр сабый чакта, суны бөяп куеп, җәйләрен шунда чупырдап, үткәрә торган булганнар. Ә инде Җир-Ананың авыл кешесе өчен биргән иң зур бүләге – чишмәләр. Борынгыдан ук челтерәп аккан, йомшак һәм шифалы сулы чишмәне төзекләндереп, аны “Ару чишмә” дип атап, бәйрәм уздырдылар дүсмәтлеләр.

Авылның төп чишмәсен үзара салым акчасына, димәк халыкның үз теләге һәм көче белән төзекләндергәннәр.

“Халыктан җыелган 118 мең, республика программасы нигезендә тиешле акча өстәлеп, , 590 мең сум булып кайтты. Төп эшләрне авылдашыбыз Рашат Гыйләҗев белән күрше авыл егете Павел Ильин башкарды.  Авылның тырыш егетләре, ярдәм кулы сузган Павлов Николай, Зайцев Сергей, Станислав Петров, Ришат Зиһаншинга һәм бюджет тармагы хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Бүгенге бәйрәм – бердәм хезмәтнең җимеше”, – дип чыгыш ясады авыл җирлеге башлыгы Радик Ефимов.

Исполком җитәкчесе Олег Павлов төзүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырды, күптәннән хыялланып йөргән әлеге вакыйга белән котлады.

Җиде тамырлы чишмә

Рашат Гыйләҗев ремонт эшләре вакытында чишмәнең җиде тамыры барлыгын белеп алганнарын сөйләде.

“Эш эш инде ул, төрлечә була, ләкин барысын да җайладык. Башта күперен ясадык, аннан – тротуарын, аннан соң чишмәгә төштек. Зур савыт куяр өчен башта экскаватор белән казыттык. Шунда чишмәнең җиде тамырын күреп алдык, җиде җирдән су бәреп чыга. Шул җиде тамырдан чыккан суны бер җиргә, улакка җыйдык. Шуннан кырыйларын бетоннар белән ясап, түбәсен капладык”, –  дип эш барышы белән таныштырды Рашат абый.

Дүсмәттә чишмәләр шактый, аларның күбесе тау астыннан инешкә коя. Ләкин аларга аерым исем бирмәгәннәр. Шул тыкрыктагы, очтагы яки шул кешеләр янындагы чишмә дип йөрткәннәр. Чишмәләр турында авылның өлкән кешесе – Кәтери түти Зайцева сөйләде.

“Авылда элек коелар батырган чишмәләр шактый иде. Югары очта – Дурый бабай коесы, Гәвейләр коесы, Кәҗәләр тирәсендә һәм Микайливаннар тыкрыгы тирәсендә дә бар иде, Наташалар тирәсендәгесе таудан агып төшә иде. Түбән очта да берничә чишмә бар, борынгы заманнарда бер солдатны атып үтергән җирдә дә бик яхшы чишмә бәреп чыккан, элек пионер-комсомоллар ул солдат каберен карап торалар иде. Төзекләндергән бу чишмәдән элеке вакытларда ук "Таң суы" алалар иде һәм Качману суына да шушында төшәләр”, – дип сөйләде Кәтери түти.

“Җиңгәчәйләр” җырлый-җырлый сыйлады

Чишмә ачу тантанасын Алма Спасы бәйрәме белән бергә уздырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре чиккән, суккан бистәрләрдән матур этнокомпозицияләр ясап куйганнар. Халык шунда истәлеккә фотоларга төште. Авылның уңган хатыннары алмадан тәм-томнар пешергән.

Үзешчән артистлар Дүсмәтнең үзендә дә күп. Ике танылган фольклор коллективлары – “Җиңгәчәйләр” керәшен халык (җит. В.Спиридонов) һәм “Тәңкәләр” балалар фольклор (җит. З.Әһмәдиева) ансамбльләре чыгышларын яратып карадылар. Мамадыштан килгән артистларны, “Урагай” фольклор ансамблен (җит. Т.Петухова) һәм күрше Юкәче авылыннан килгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валерий Шрыковны да халык алкышларга күмде. Тантана барышында ансамбльгә йөрүче егетләр һәм кызларның көянтә-чиләк белән чишмәдән су алып килеп, авылдашларны сыйлавы аеруча дулкынландыргыч булды.

Тыкрык башында матур концерт караганнан соң, авылдашлар Ару чишмәнең йомшак суын самовырда кайнатып тәмле чәй, учакта пешкән пылау, шашлык һәм алма пироглары белән сыйландылар. Табын артында утыручыларны “Җиңгәчәйләр” басып, җырлап сыйлады. Керәшенгә хас бу күркәм гадәт бер-береңә, күршеңә һәм дә кунагыңа хөрмәт күрсәтү дигәнне аңлата.

“Ару чишмә” дүсмәтлеләргә тән һәм акыл сихәтлеге биреп, мәңге челтерәп аксын.

Бәйрәмнән тулы ФОТОРЕПОРТАЖНЫ шушында басып карагыз. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев