Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дуслык җепләре өзелмәсен

Якташыбыз, Кабан-Бастрык авылы кызы Александра Сафина Дүрт-Мунча мәдәният йорты үзешчәннәренең район театр иҗат фестивале кысаларында куелган спектаклен караганнан соң, тамашадан алган тәэсирләре белән уртаклаша

Быел туган ягым Зәй районында Зәй шәһәренең 370 еллыгы кысаларында төрле чаралар уздырылып килә. Шундый чараларның берсен - "Зәем - минем  туган җирем" дип аталган театр иҗаты фестивален мин дә интернет челтәре аша “Зәй офыклары”, районның мәдәният йортлары сайтларыннан күзәтеп карап барам. Урта Баграж, Түбән Биш авыллары мәдәният йортларында фестиваль кысаларында спектакльләр куелуы турында хәбәрләрне укып, үземнең фикерләремне дә язып калдырган идем. Инде менә 2 мартта Дүрт -Мунча мәдәният йортында Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" пьесасы буенча якташларым әзерләгән спектакльне карау бәхетенә ирештем. Туган ягыма кайтуның максаты - якташларымны күрү, алар куйган спектакльне карау белән беррәттән, күңелемә якын ике район, ике мәдәният йорты, ике театр коллективы – Дүрт-Мунча мәдәният йорты үзешчән артистлары һәм Менделеев районы "Дөрешкәй" театр коллективы арасында элемтә, дустанә мөнәсәбәтләр дә булдыру иде.

Ерак араны якын итеп килүебез бер дә бушка китмәде, артистларның уеннарын карап, бер сәгатьтән артык вакыт бер минут кебек кенә тоелды.


Спектакльне уйнаучы, матур образлар тудыручы үзешчән артистлар турында да әйтеп үтим әле. Сугышта ирен югалтып, аңа тугрылыклы булып гомер иткән, ахырга кадәр кайтыр дип аны көткән хатын, балаларын үстергән ана, картаймыш көнендә биш вакыт намазын калдырмыйча, башкаларны да игелеккә, изгелеккә өндәүче Шәмсенур әби образын сәхнәдә гәүдәләндерүче Зилирә Гыйльфанова күңелне айкап, күзләрне чылатып үткәннәргә алып китте дә яңадан безнең көннәргә кайтарды.


Ә инде авыллар язмышы, аларны яшәтү, авыл тормышына, аның киләчәгенә битараф булмаган кешеләр барлыгын колхоз рәисе - Сабирҗан ролен башкаручы  Александр Филимоновның ышандырырлык итеп уйнавында күрдек.


Шәмсенур әби әйтмешли, бераз кырысрак булса да, күңеле әйбәт Кәшифә - колхоз рәисе хатыны ролен Люция Насыйбуллина бик оста итеп тамашачыга җиткерде. Гөлнара Салихова башкаруындагы ире һәлакәткә юлыгып, аны югалту кайгысыннан эчүгә сабышкан, Шәмсенур әбинең киңәшен тотып, Коръән китабы укып үзенә төзәлергә, яшәргә көч тапкан Гөлчирә образы да беркемне дә битараф калдырмады.

Спектакльдә яшьләрнең дә катнашуы бигрәк тә куанычлы. Сәхнәдә күбәләктәй очып, җилдәй бөтерелеп кенә йөрүче, үзе җитез, үзе сөйкемле, яшьлек, сафлык бөркеп торучы кыз - Гөлшат ролен Альбина Анисимова башкаруында күреп, яшь артистканың һәр хәрәкәтендәге төгәллек, осталыкка сокланмый булдыра алмадым.
Әтисе үлгәннән соң әнисенең терәге, сабыр, тыйнак, акыллы, тырыш егет - Ирек образын яшь артист Аяз Заһидуллин күңелгә кереп калырлык, сокланырлык итеп башкарды.

 Сәхнә бизәлеше дә, артистларның уйнавы да тамашачыны әсир итеп, спектакльдә барган вакыйгалар эчендә яшәтте: сөендерде, көендерде, елмайтты да елатты да.


Йомгаклап шуны әйтәсем килә, шундый мәгънәле, тормышчан әсәрләрне драматурглар язып, ә артистларыбыз тамашачыга җиткереп торсын. Дүрт-Мунча авылы үзешчән артистларына - якташларыма һаман яңа үрләр яуларга насыйп булсын, озак еллар тамашачыны сөендерсен, ә тамашачылар зал тутырып килеп, үзенә гыйбрәт тә, рухи азык та алсын. Менделеев һәм Зәй арасында дуслык җепләре өзелмәсен, уңышлар юлдаш булсын сезгә, хөрмәтле якташларым! 

Александра Сафина.

Фотолар Дүрт-Мунча мәдәният йортыннан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев