Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәттән «Тәңкәләр» ансамбленең чираттагы уңышы

Ансамбль “Созвездие талантов” XI халыкара телевизион фестиваль-конкурсында беренче дәрәҗә Дипломант булдылар

Әлеге конкурс 2009 елдан бирле Мәскәү һәм Чебоксар шәһәрләрендә уздырыла. Шул дәвер эчендә конкурсның жюри членнары ил буенча күп санлы яшь талантлар тапканнар. Быел 10 – 15 январь көннәрендә Мамадыш районы Дүсмәт авылының “Тәнкәләр” балалар фольклор ансамбле әлеге фестивальнең “Халык вокалы һәм фольклоры” номинациясендә беренче дәрәҗә Дипломант исеме алганнар. Ансамбльнең җитәкчесе Зоя Әхмәдиева белән  аккомпаниатор Виктор Спиридоновка Рәхмәт хатлары да юллаганнар.

Әйтергә кирәк, әлеге балалар ансамбле 2011 елдан бирле Дүсмәт гомуми урта белем мәктәбендә эшләп килә. “Авылында өйдән-өйгә кереп җыр сүзләре, көйләр, өйрәнергә туры килде. Беренче елларда ансамбльдә Дүсмәт балалары гына йөрде. Хәзер инде өченче буын китте. Балалар дүрт авылдан: Дүсмәт, Комазан башы, Акман, Иске Комазаннан теләп, яратып йөриләр. Ансамбльдә йөрүче балалар белән керәшеннәрнең милли йолаларын, җыр-биюләрен өйрәнеп  төрле концерт – конкурсларда, бәйрәмнәрдә уңышлы чыгышлар ясадык. Бигрәк тә истә калган фестивальләр – “Чистай сандугачлары”, “Нократ дулкыннары”, “Без бергә” һәм Диана Мишкина исемендәге конкурслар. Без аларда лауреат исемнәре алдык. “Туым жондозы”нда 2018 елда Гран-прига лаек булдык”, - дип искәртә ансамбль җитәкчесе Зоя Әхмәдиева.

“Без хәзер соңгы елларда Дүсмәт мәдәният йортында эшләп килүче “Җиңгәчәйләр” ансамбле җитәкчесе Виктор Спиридонов белән кулга-кул тотынып эшлибез. Ул Дүсмәткә эшкә килгәнче без гел яздырылган көйләргә җырлап-биеп йөргән идек. Ә хәзер гармунга чыгыш ясыйбыз. Чыгышыбыз бермә-бер яхшырды”, - дип тә белдерде Зоя Васильевна.

Видеоязма: "Тәңкәләр" ансамбле - "Туым жондозы" кунаклары

Рифкат Якупов фотолары


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев