Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәттә керәшеннәр җырыу әйтте

Бүген, 28 ноябрь көнне Мамадыш районы Дүсмәт авылында "Керәшеннәр җырыу әйтә" мини-фестивале узды.

Бәйрәмгә Кукмара районы Чура авылы "Карендәшләр", Чистай районы Бахта авылы "Карендәш" керәшен фольклор ансамбльләре, Алабугадан "Ак каз" халык керәшен фольклор ансамбле, Мамадыштан "Урагай" керәшен ансамбле килгән иде. Шулай ук районның Чия башы авылы "Туганайлар" керәшен коллективы һәм Колышчы авылы үзешчән башкаручылары Раиса белән Борис Усачевлар да фестивальгә узләренең җырулары белән тагы да ямь өстәделәр. Дүсмәт авылы мәктәбе каршындагы "Тәңкәләр" балалар фольклор ансамблен тамашачылар зур алкышларга күмделәр.

Дүсмәт авылында яңа гына оешып килгән "Җиңгәчәйләр" ансамбле авылдашлар күңеленә аеруча хуш килде. Әле беренче тапкыр гына зур сәхнәгә аяк баскан түтиләр һәм дәдәйләрне халык көчле кул чабулар белән каршы алды һәм "Җиңгәчәйләргә" киләчәктә зур уңышлар теләде.

Чыннан да, Дүсмәт авылы мәдәният йорты сәхнәсендә бүген бик кызу иде. Зал тутырып килгән тамашачы да бәйрәмнән канәгать калды.

Иртәгә бу фольклор ансамбльләр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова концертлар залында узачак "Керәшеннәр җырыу әйтә" 3 Бөтенроссия фестиваленең гала-концертында көч сынашачаклар. Аларның барысына да уңышлар телибез!

Сезнең игътибарыгызга бүгенге бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев